Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ozon пунктының элмә тактасына мәгълүматны татар телендә дип уйлап, казакъча язганнар


"Бизнес Оnline" фотосы
"Бизнес Оnline" фотосы

Ширкәт хатаны якын арада төзәтергә сүз биргән.

Казанда, Ozon маркетплейсының заказларны тапшыру пунктларының берсендәге элмәтактага татар теле урынына казакъ телендә язганнар. Моңа "Бизнес Online" хәбәрчесе игътибар иткән.

Эш вакыты турындагы мәгълүматны язганда "көн саен" диясе урынга "күн сайын" дип куйганнар.

Ширкәтнең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, элмәтакталар ясау белән ширкәтнең такымы шөгыльләнә. Ә тәрҗемә ясарга һөнәрче тәрҗемәчеләрне җәлеп итәләр. Бу хатаны якында төзәтербез дип ышандырганнар.

Күптән түгел Казандагы "Елмай" балалар паркында мәгълүмат язылган такталарны татарча дип белеп, кырымтатар телендә ясаганнар иде. Аларның кайберләрендә урыс телендәге сүзләрне һәм сүзтезмәләр татарчага түгел, кырымтатар теленә тәрҗемә ителгән. Мәсәлән, "оружие" сүзен "корал" дип түгел, "силя" дип язганнар.

  • 2022 елда Татарстанда хаталы элмәтакталар саны 7 меңнән артып киткән. Иң күп хаталар Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә күзәтелә диелгән иде.
  • Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республикадагы элмәтакталар һәм юл күрсәткечләрен тиешенчә ике дәүләт телендә эшләп бетерү бурычын куйды.
  • "Бу транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына караган аерым мәсьәлә. 2022 елга кадәр куелган юл күрсәткечләрен ике дәүләт телендә эшләп бетерергә кирәк. Бу элмәтакталарга да, урамдагы аншлагларга да, мемориал һәм мәгълүмати такталарга да кагыла. Муниципаль берәмлекләргә алдан Татарстан фәннәр академиясе белән килештереп барлык эшләрне үткәрергә кирәк", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG