30 августта, Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм иткәндә Татарстан башкаласы Казанда салют аттыру булмаячак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.
Мэрия белдерүендә әйтелгәнчә, бу - республиканың бәйрәмне оештыручы комитеты карары. Ни өчен шундый карарга килүләре әйтелми, шулай да Шәһәр һәм республика көннәре - "үзенә күрә елга нәтиҗәләр ясау, мөһим социаль объектларны ачу ул", дип искәртелгән.
Элегрәк Башкортстанда Шәһәр көнен башкачарак үткәрү ягын карый башлаулары билгеле булды. Беренче булып Кумертау мэры Олег Астахов шәһәр көнен бәйрәм итүдән баш тартачакларын әйтте. Нефтекама, Ишембай, Салават һәм Октябрь шәһәрләрендә күңел ачулар урынына патриотик һәм хәйрия чаралары үткәрәчәкләр.
Стәрлетамакта да Шәһәр көнен бәйрәм итмәячәкләр. Бу турыда шәһәр мэры Рөстәм Газизов хәбәр итте. Чара 1 сентябрьгә билгеләнгән иде.
Бөре шәһәрендә Шәһәр көнен үткәрмәячәкләр. Бөре районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янга калган акчаларны Украинага каршы сугышта катнашучыларга ярдәмгә җибәрәчәкләр.
- Быел 9 майда да Татарстанда халык ел да күрергә гадәтләнгән салют булмады. Югыйсә аңа кадәр әйтик республика башкаласы Казанда шәһәр хакимиятләре "Җиңү бәрәме" уңаеннан чаралар оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча бүлеп бирде һәм дүрт минутлык салют та ниятләнде.
- Бүген, 28 августта дроннар куркынычы аркасында Татарстанда ике һава аланы эшләми торды, Казандагы берничә оешманың хезмәткәрләре эвакуацияләнгән иде. Соңрак пилотсыз очкыч Татарстан яныннан үтеп китеп, күршедәге Киров өлкәсендәге объектларга һөҗүм иткән дигән хәбәрләр чыкты.
- 31 май иртәсендә Татарстанга бишенче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Росавиация боерыгы белән Казан һәм Түбән Кама һава аланнары очкычларны кабул итүдән һәм очыртып җибәрүдән туктап торды, соңрак һава аланнарының кабат эшли башлавы хәбәр ителде.
- Татарстанга дроннар беренче мәртәбә 2 апрель иртәсендә һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
- Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
- Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
- Өченчесе - 15 май көнне булган иде.Татарстанның Югары Ослан районы күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
- Дүртенчесе - 15 майда булды, Татарстанның Югары Ослан районы күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән иде.Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте республикада барлык кирәкле хезмәтләр дә әзер дип белдерде.
"Югары Ослан районында бүген булган фактка килгәндә, әзерлегебезне тикшерү уңышлы узды" диелә матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум