Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда янаулы хат килгәннән соң 2нче лицей-интернатны эвакуацияләгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта мәктәп бинасын кинологлар тикшерә.

Бүген, 13 сентябрьдә, Казандагы 2нче лицей-интернатны эвакуацияләгәннәр. Мәктәпнең электрон почтасына янаулы хат килгән булган. Бу хакта "Бизнес Online"га Казан мәгариф идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Укучыларны һәм укытучыларны инде эвакуацияләгәннәр. Хәзерге вакытта мәктәп бинасын кинологлар тикшерә.

Башка җитәкчеләр дә мәктәпләренең электрон почталарына мондый янаулы хат килеп-килмәвен тикшерә, дигәннәр басмага.

  • Быел март аенда шартлаткыч куелу турындагы хәбәр сәбәпле Уфаның өч көллиятендә дәресләр үткәрелмәде. Шул ук вакытта көллиятләрне тикшергәч куркыныч әйберләр табылмаган иде.
  • 2021 елның 11 маенда Казандагы 175нче гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Былтыр апрельдә мәхкәмә аны гомерлек төрмәгә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG