Элеккеләре урынына кертелгән яңа исемнәр арасында Кытай идеологиясенә якын "Кызыл йолдыз", "Кызыл байрак", "Бәхет", "Бердәмлек" исемнәре кулланыла
Кытай хакимияте Синҗандагы уйгырлар өчен дини, тарихи яки мәдәни әһәмияткә ия булган шәһәр, авыл, мәхәллә исемнәрен Кытайның коммунистик фиркасе идеологиясен чагылдыра торган атамаларга алыштырган. Бу хакта Азатлык Радиосына Норвегия активисты Абдувәли Әюп әйтте.
Human Rights Watch һәм Норвегиянең "Uyghur help" оешмасы Кытай Милли статистика бюросы сайтыннан 2009 елдан 2023 елга кадәрге чорда Синҗандагы авыл исемнәрен анализлаган. Тикшерү 630га якын авылның исеме үзгәртелүен ачыклаган.
"Элеккеләре урынына кертелгән яңа исемнәр арасында Кытай идеологиясенә якын "Кызыл йолдыз", "Кызыл байрак", "Бәхет", "Бердәмлек" исемнәре кулланыла", ди Әюб.
Кытайда Human Rights Watch күзәтүләр мөдире вазифасын башкаручы Майя Ван әйтүенчә, Кытай хакимияте Синҗанда уйгырлар өчен әһәмияткә ия йөзләрчә авыл атамасын хөкүмәт пропагандасын чагылдыручы атамаларга үзгәрткән.
Бу уйгырларның мәдәни һәм дини үзенчәлеген күрсәтү омтылышын юкка чыгарырга тырышуның бер өлеше булып тора, ди ул.
Хакимият авыл исемнәреннән уйгыр мәдәни гореф-гадәтләрен белдерә торган сүзләрне дә алып аткан
Кытай хакимияте нибары 14 ел эчендә Синҗандагы 25 мең топонимның 3600гә якынын алыштырган. Үзгәрешләрнең күпчелеге, мәсәлән, номерлар үзгәрүгә яки дөрес язылмаган исемнәрне төзәтүгә кагыла. Ләкин 630 атаманың алмашынуы — үзгәртүләрнең якынча биштән бер өлеше — дини, мәдәни яки тарихи яктан әһәмиятле атамаларны алыштыруга бәйле.
Динне искә алган, мәсәлән, хуҗа (суфыйчылык остазы титулы) кебек ислам терминнарын йөртүче атамалар бакчы (халык имчесе) кебек шаманчылыкны телгә алучы атамалар белән бергә юкка чыгарылган. Атамалардан уйгырлар тарихы яки сәяси титуллар, шулай ук 1949 елда Кытай халык республикасы оешканчы идарә иткән җирле лидерларның исемнәре юк ителгән.
Хакимият авыл исемнәреннән уйгыр мәдәни гореф-гадәтләрен белдерә торган сүзләрне дә алып аткан. Мисал өчен, уйгыр музыка мәдәниятендә төп урынны алып торган дутар (ике кыллы уен коралы) кебек сүзләр бетерелгән.
Авылларның исемнәрен алыштыру хәзер дә дәвам итә, гәрчә үзгәрешләрнең күпчелек өлеше Кытай хөкүмәтенең 2017-2019 елларда башлыча уйгырлар яшәүче Кашгар, Аксу һәм Хотан районнарында кешелеккә каршы җинаятьләре арту белән бер вакытта уза.
Синҗанга керү мөмкинлеге булмаганлыктан, авыл исемнәре үзгәрүнең кешеләр тормышына нинди йогынты ясавы тулысынча аңлашылмый. "Uyghur help" оешмасы исемнәре үзгәртелгән авылларда яшәүче 11 кеше белән аралаша алган, бу тәҗрибәнең аларга бик нык тәэсир итүен ачыклаган. Синҗан янындагы бер авыл кешесе Кытай хөкүмәтенең кабат тәрбияләү лагереннан азат ителгәннән соң өенә кайтканда очраткан кыенлыкларны сөйли. Билетлар сату системында ул белгән авыл атамасы булмый. Соңрак ул дәүләт хезмәтләренә язылу өчен теркәлгәндә кыенлыкларга юлыга.
Авылның икенче кешесе үзе яшәгән җирлектә юк ителгән җирләрнең хатирәсе итеп шигырь яза һәм җырга заказ бирүен сөйли.
"Динилекне арттырырга мөмкин" дигән сылтау белән хакимият балаларга мөселман исемнәрен бирүне тыйды
2017 елдан Кытай хөкүмәте Синҗанда уйгырларга һәм башка төрки мөселманнарга каршы киң күләмле һәм системлы һөҗүм алып барды. Һөҗүм дигәндә — бу өлкәдәге массакүләм тоткарлаулар, җәзалаулар, кеше урлаулар, массакүләм күзәтү, мәдәни һәм дини эзәрлекләүләр, гаиләләрне аеру, мәҗбүри хезмәт, җенси көчләү һәм репродуктив хокукларны бозу күздә тотыла. 2021 елда Human Rights Watch әлеге хокук бозулар кешелеккә каршы җинаятьләр булып тора, дигән нәтиҗәгә килде.
Әлеге репрессияләрне аклау өчен, Кытай хөкүмәте уйгыр мәдәниятен көнкүрештәге динне экстремизм белән болгатуын дәвам итә.
"Динилекне арттырырга мөмкин" дигән сылтау белән хакимият балаларга мөселман исемнәрен бирүне тыйды.
Абдувәли Якуп сөйләвенчә, балаларны кечкенә яшьтән мәҗбүриләп гаиләләреннән тартып алып интернатка урнаштыралар, бу уйгыр балаларын кытайлаштыру өчен эшләнә.
БМО Югары комиссарының кеше хокуклары идарәсенең 2022 елда бастырган хисабында Кытай хөкүмәтенең Синҗандагы явызлыклары "халыкара җинаятьләр, аерым алганда, кешелеккә каршы җинаятьләр булып тора ала" диелә. Чит ил хөкүмәтләре Пекинның Синҗандагы сәясәтен гаепләп чыкса да, кайберәүләре Кытайның хокук бозуларга катышлы хөкүмәт түрәләренә, агентлыкларга һәм ширкәтләргә карата санкцияләр кертсә дә, шушы җавап чаралары Пекинның явызларча кылануына җитәрлек дәрәҗәдә тиңдәш була алмады, дип белдерде Human Rights Watch.
Яңа кагыйдәгә күрә, дини биналар, хәтта элек төзелгәннәр дә архитектура, бизәлеш ягыннан "Кытай үзенчәлеген һәм стилен" чагылдырырга тиеш
2023 ел ахырында Кытай халык вәкилләре җыенының төбәктәге даими комитеты Синҗан уйгыр автоном төбәгенең дини эшләр турындагы кагыйдәләрне кабул итте. Алар быел 1 февральдән гамәлгә керде. Мәсәлән, яңа кагыйдәгә күрә, дини биналар, хәтта элек төзелгәннәр дә архитектура, бизәлеш ягыннан "Кытай үзенчәлеген һәм стилен" чагылдырырга тиеш. Дини гыйбадәтханәләр, мәчетләр һәм чиркәүләргә хөкүмәт алдында хисап тоту мәҗбүри.
Канунда дини оешма башлыклары — имамнар, атакайлар өчен берничә маддә каралган. Анда руханиларның "патриот һәм кануннарны үтәүче, дөрес юлдан баручы һәм экстремизмга каршы булырга тиеш"леге әйтелә. Синҗан руханилары чит ил оешмалары яки аерым шәхесләр тарафыннан таныла яки мактаулы исемнәр ала алмый.
Кагыйдәләрне бозган очракта дини лидерлар, хезмәткәрләр һәм үзәкләр дә хакимият тарафыннан бирелгән эшчәнлеккә рөхсәттән мәхрүм ителә. Бу канунны бозган дини төркемнәр һәм шәхесләр штрафтан алып җинаять җаваплылыгына кадәр тартыла ала.
Белешмә: Синҗан-Уйгыр төбәге
Синҗан-Уйгыр автономияле районы — Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.
Тарихи атамасы — Көнчыгыш Төркестан, Кытай әдәбиятында — Синцзян (1760нчы еллардан), XIV гасырга караган язмаларда һәм XVI-XVII гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырстан дип аталган. Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Русия, Монголия, Әфганстан, Һиндстан белән чиктәш.
Халык саны — 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%) яши.
Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елга үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә яши.
Башкаласы — Өремче каласы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум