Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Синҗан төбәгендә: буш мәчетне карау һәм "тәрбия лагерьлары" турында ләм-мим


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Өремче мәчете имамы Әбдерәхим һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, 26 июнь 2024
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Өремче мәчете имамы Әбдерәхим һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, 26 июнь 2024

Татарстан президенты Өремчедә икътисади форумда катнашкан һәм анда татар мәчетенә барган. Синҗан төбәгендә мөселман халыкларын, шул исәптән татарларны җәберләү турында ул берни әйтмәде. Сәясәт белгече Кытайның буш мәчетне "бездә мөселманнарга карата яхшы" ишарәсе белән куллануын әйтә.

25-26 июнь көннәрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә, Өремче шәһәрендә булды. Бирегә ул "Кытай - Евразия" дип аталган форумда катнашу өчен килде.

Миңнеханов форум ачылышында катнашты. Чарада Татарстанның стенды да тәкъдим ителде, анда республиканың сәнәгать һәм икътисади потенциалы турында сөйләнде.

Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң Татарстанга Кытай белән икътисади элемтәләрне ныгытырга туры килде. Көнбатыш санкцияләре аркасында Русия үз икътисадын Азия илләренә, аеруча Кытай юнәлешенә борды. Татарстанга Кытай делегацияләре килү күбәйде, Татарстан президентының Кытайга сәфәрләре дә ешайды. Мәсәлән, апрель башында гына Миңнеханов Кытайның Чанчунь шәһәренә барып кайтты.

Миңнехановның бу сәфәре башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

Миңнехановның бу сәфәре аеруча зур игътибарга лаеклы. Ник дигәндә, Татарстан президенты Синҗан-Уйгыр төбәгенә барды. Алай гына түгел, ул Өремчедәге тарихи татар мәчетен дә зиярәт итте. Интернетта мәчетнең буш булуын, имам һәм Миңнеханов делегациясеннән тыш беркем булмавына игътибар иттеләр.

Күпләп мөселманнар, башлыча уйгырлар яшәгән бу төбәктә соңгы елларда Кытай кырыс сәясәт алып бара. 2017 елдан бирле анда махсус "тәрбия лагерьлары" оештырылды, алар аша миллионлаган уйгыр, казакъ һәм башка мөселман халыклары узды.

Синҗан төбәгендә татарлар да күпләп яши. Тәрбия лагерьларына алар да эләкте. Азатлык элегрәк мондый очраклар турында хәбәр иткән иде. Австралиядә яшәүче татар ханымының Өремчедә яшәүче ике туганын Кытай хакимияте шулай ук утыртып куйган.

– Чит илдә, Япониядә белем алганы өчен тоткарландымы икән? Икенче туганым – үләннәр белән дәвалый торган табиб. Ни өчен тоткарланганнардыр – билгесез. Алар чит илдәге кешеләр белән аралашырга курка. Казакъларны, уйгырларны, кыргызларны, дүнгәннәрне, ягъни мөселман халыкларына карата эзәрлекләүләр бара. Менә инде татарларга да керештеләр, – дип сөйләгән иде ул.

Рөстәм Миңнеханов Өремче мәчетендә
Рөстәм Миңнеханов Өремче мәчетендә

Мондый хәлләр булган төбәккә Татарстан президентының килүе – бүгенге вазгыятьтә табигый күренеш, дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин. Татарстан сәясәте инде күптән Мәскәүгә һәм аның теләкләренә бәйле, Татарстан үзе монда берни хәл итми, ди ул.

— Мәскәү бөтен төбәкләргә, шул исәптән икътисады булган Татарстанга да Кытай белән элемтәләрне ныгытырга, икътисади бәйләнешләрне арттырырга куша. Миңнеханов Кытайдагы ширкәтләр һәм дәүләт оешмалары белән күптәннән якыннан эш итә, үзе Кытайга еш йөри, аннан кунакларны да кабул итә. Татарстанда Кытай проектлары булуын да онытмаска кирәк.

Синҗан төбәгендә татарларның, уйгырларның, башка мөселман халыкларының хәлләре бик аяныч, ләкин Миңнеханов бу мәсьәләне күтәрә дә алмый. Бәлки, аңа кушылган бу сәфәрдән баш та тарта алмыйдыр. Ул мөстәкыйль сәяси уенчы түгел, тулысынча Мәскәүдән кушылганча эшли, — ди Айсин.

"Кытай мөселманнарга карата сәясәтен "аклау" өчен Татарстанны куллана"

Миңнехановның татар мәчетенә килүендә символизм эзләргә кирәкми, дип саный сәясәт белгече. Чит илләргә килгәндә, ул гел җирле татарлар белән очрашырга тырыша, татарга бәйле тарихи урыннарга килә.

— Миңнехановның һәр адымы Кытай протоколы тарафыннан әзерләнде, бюрократик яктан алып барылды. Димәк, моның өчен җаваплы кытай түрәләре үзе мөселман булган Татарстан президентын мәчеткә китертү дөрес булыр дип санаган.

Бу кызыклы мәсьәлә, чөнки Кытай шундый кунаклар аша "Синҗанда барысы да яхшы, мөселманнар җәберләнми" дип күрсәтергә тырыша. Әле күптән түгел генә Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан да Өремчедә булып кайтты, аның аша да Кытай "монда барысы да яхшы" дип күрсәтергә омтыла. Мәчет бар бит, димәк, мөселманнар хокуклары үтәлә димәкчеләр. Мондый күз буяу Совет Берлеге вакытында да булган, янәсе, диннәр кысылмый дип витрин гыйбадәтханәләр булган, — ди ул.

Рөстәм Миңнеханов Өремче мәчетендә
Рөстәм Миңнеханов Өремче мәчетендә

Шулай итеп Кытай да Татарстанны куллана, аның аша Синҗанда мөселманнарга карата репрессияләр юк дип күрсәтмәкче була, дип саный Айсин. Шул ук "витрина" дип ул буш мәчетне дә аңлата. Аның сүзләренчә, Кытай кайбер уйгыр кешеләрен дә шул рәвешле куллана.

— Кытай белән тыгыз элемтәләрдән Татарстанга матди табыш килсә, бер хәл. Шулай да мин Татарстанга чын файда зур дип уйламыйм. Ләкин табыш булган очракта да, сәяси, әхлакый яклар да бар бит әле. Үз татарларың, кардәш төрки халыкларны җәберләгән мәлдә икътисади эшләр алып бару - әхлакый, этик яктан дөрес түгел. Тик Миңнеханов үзе һәм аның командасы моның хакта уйланмый шул.

Әйткәнемчә, ул бу хакта уйланса да, берни эшли алмый. Татарстанның гына түгел, бөтен Русиянең дә бүген Кытайга тәэсир итү мөмкинлеге юк, киресенчә, Русия икътисады бүген Кытайга нык бәйле. Татарстанның нәрсәдер белдерү, үз кешеләрен яклау өчен бүген сәяси субъектлыгы да, көче дә юк, — ди сәясәт белгече.

Синҗанда репрессияләр дәвам итә

Миңнеханов Кытайдан Үзбәкстанга юл тотты. Синҗан төбәгендә яшәүче татарлар белән очрашу турында хәбәрләр булмады. Айсин фикеренчә, мондый очрашу булган булса да, ул Кытайның көчле контроле астында узар иде.

— Хакимияткә лояль, идарә ителгән татарлар табылыр иде. Очрашу рәсми протокол чарасы кебек узар иде. Ләкин формаль булмаган сөйләшү, чын проблемнар турында фикер алышу бүгенге шартларда мөмкин түгел, Кытайда мондый нәрсә була алмый. Кытай идеологларының "уйгырлар – 3 афәт: экстремизм, террорчылык, сепаратизм" дигән рәсми концепциясе бар. Дөресен әйтик, алар татарларга, башка төрки халыкларга да шулай карыйлар, — ди ул.

Синҗан төбәгендә репрессияләр бүген дә дәвам итә, ди Айсин. Ләкин Кытай бу хәл турында мәгълүматны чыгармау өчен бөтен көчен куя.

— Төркиядә уйгырлар күп, шуңа бу темага еш кына фикер алышабыз. Миңа хәбәр итүчеләр, сөйләүчеләр, язучылар бар. Күптән түгел генә Кытай лагере аша узган бер кеше язган иде, аның белән дә сөйләштек. Бергә видеосөйләшү яздырырга да уйлашкан идек, тик бу кеше хәзер югалды, хәбәре юк.

Рөстәм Миңнеханов Өремче мәчетендә
Рөстәм Миңнеханов Өремче мәчетендә

Төрки халыкларны Синҗанда җәберләү туктамады, бүген дә дәвам итә. Әмма моны җәмәгатьчелеккә җиткермәскә тырышалар. Җирле халыктан кем дә кем моның хакта хәбәрне чыгара икән, аның Синҗанда туганнары бар, алар аша басым ясыйлар. Лагерь аша узган кешеләр нидер сөйләргә курка, алар бик куркытылган.

Халыкара дәрәҗәдә дә Кытай бу тавышларны чыгармаска тырыша. Ул дипломатия аша мөселман илләре белән эшли, кирәк булган вакытта, икътисади яктан да басым ясый. Мөселман дәүләтләре Кытай белән мөнәсәбәтләрне бозмаска тырыша. Аеруча төрки дәүләтләргә кыен, чөнки аларның икътисады Кытайга бәйле, алар уйгырларга бәйле белдерүләр ясаса, Кытайның ачуын чыгарырга курка. Шуңа күрә Кытайдагы мөселман, төрки халыклар әсирлектә кала, — дип аңлатты Азатлыкка Руслан Айсин.

Тәрбия лагерьларында мөселманнар белән нишлиләр?

Синҗан төбәгендәге Кытай хакимиятенең "тәрбия лагерьлары" нинди яктан куркыныч? Берничә ел элек Азатлык шундый лагерь аша узган казакъ хатыны турында язган иде.

Гөлзирә Әүелхан 2017 елның 17 июлендә Казакъстан белән Кытай чиген узганда тоткарлана һәм Кытайның полиция бүлегенә озатыла. 19 июльдә аны лагерьга ябалар. Төрмәдә ул 15 ай буена туганнары турында берни белмичә, үзе турында хәбәр итә алмыйча яши. 2018 елның октябрендә лагерьдан чыккач, Гөлзирә тагын өч ай Кытай тегү фабрикасында эшләп, бары тик 2019 елның гыйнварында гына Казакъстанга, ире һәм кызы янына кайта алган.

Ул лагерьда урын алган коточкыч хәлләр турында сөйләде. Аерым алганда анда:

  • кыйнау күренешләре,
  • бәдрәфкә көненә ике тапкыр гына барырга рөхсәт ителә: иртән һәм кич. Ике минуттан артык тоткарлану очрагында "тәрбияче башка түмтәр белән суга".
  • билгесез препаратлы укол кадаулар. Алардан соң кешеләр үзләрен начар хис итә.
  • аерым кешеләрне төнлә алып китүләр. "Иртән алар битләре күгәргән, сыдырылган, тырнак аслары канлы килеш кайта иде".
  • сәяси һәм дингә каршы пропаганда алып барыла, моның өчен махсус дәресләр оештырыла.
  • дингә ышанырга ярамый, мөселманнар намаздан баш тартырга тиеш дигән өйрәтүләр алып барыла. Кайчак ризык булып дуңгыз итен дә ашаталар.
  • кагыйдәләрне бозу очрагында, камерага ябып "юлбарыс"ка утырталар. Тимер урындыкка кешене утыртып, кулларын, аякларын, тәнен богаулыйлар, кеше кымшана алмый, туры гына утыра.

Шушы һәм башка вахшилекләрне лагерьда утырып чыккан, аннары Кытайдан кача алган башка кешеләр дә сөйли.

Синҗанда татарлар

Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә.

2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

Синҗан төбәгендә якынча 5,5 мең татар яши дип санала. Тәрбия лагерьлары эшли башлагач, аларның Татарстан белән элемтәләре өзелгән диярлек, кайбер очракларда хәтта эзсез югалучылар да бар. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьларына" озатыла.

Синҗандагы татарларга чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә рөхсәтсез сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

Рәсми Татарстан бу хәлләр турында дәшмәде. 2016 елда Өремчедән Казанга туры очышлар да ачылган иде. Ләкин бу башлангыч дәвамлы булмады. Хәзерге вакытта Татарстан Кытай белән мөнәбәтләрне ныгыту белән мәшгуль.

Белешмә: Синҗан-Уйгыр төбәге

Синҗан-Уйгыр автономияле районы – Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.

Тарихи атамасы – Көнчыгыш Төркестан, Кытай әдәбиятында Синцзян (1760нчы еллардан), XIV гасырга караган язмаларда һәм XVI-XVII гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырстан дип аталган. Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Русия, Монголия, Әфганстан, Һиндистан белән чиктәш.

Халык саны – 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%).

Халык нигездә Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елга үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә яши.

Башкаласы – Өремче каласы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG