1 февральдән Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде. Әлеге документка күрә, хәзер мәчетләр төзү, хаҗга бару һәм дини белем бирү җирле хакимият рөхсәте белән генә башкарылачак. Моннан тыш, мобил телефоннарда һәм компьютерларда дин турындагы мәгълүматны саклау тыела. Белгечләр фикеренчә, яңа таләпләр ярдәмендә Пекин Синҗандагы кеше хокукларын бозуны канунилаштырырга уйлый. Бу хакта Азатлыкның казакъ хезмәте яза.
Синҗан уйгыр автоном төбәгенең (СУАТ) дини эшләр турындагы кагыйдәләрне 2023 ел ахырында Кытай халык вәкилләре җыеының төбәктәге даими комитеты кабул итте. Әлеге документ кануни көчкә ия. Аның нигезендә бер генә кеше яки оешма да динне үз максатында, эшлекле даирәдә яки мәдәни өлкәдә куллана алмый.
Мисал өчен, рәсми теркәлмәгән булса, бер генә оешма да туйлар һәм җеназаларны мөселманча үткәрә алмый. Барлык дини биналарны төзү яки төзекләндерү җирле хакимият идарәсенең дин эшләре бүлеге тарафыннан расланырга тиеш.
Яңа таләпләргә күрә, хаҗга баруны дәүләт контролендә булган "Кытай ислам берләшмәсе" белән генә оештыру рөхсәт ителә. Шулай ук 18 яшькә кадәрге балаларны дини чараларга алып бару һәм гомумән балаларга дини белем бирү тыела.
Дин иреге һәм кеше хокуклары мәсьәләләрен яктырткан Bitter Winter басмасы язуынча, "Пекин тәртип урнаштыру һәм кытайлаштыру сәясәте белән акланып мәчетләргә карата вәхшилекне акларга тырыша".
"Кытайның башка төбәк яки вилаятләрендә кулланыла торган таләпләргә караганда, Синҗандагы кагыйдәләр кырысрак. Хәтта Кытай пропагандасы да башка "гадәти" төбәкләр һәм вилаятләргә караганда Синҗанда диннең кырысрак контрольдә тотылачагын әйтә һәм гадәттәгечә, ул моны "экстремизм" һәм "террорчылык"ка каршы көрәш таләбе белән аңлата", диелә мәкаләдә.
Мәсәлән, яңа кагыйдәгә күрә, дини биналар, хәтта элек төзелгәннәр дә архитектура, бизәлеш ягыннан "Кытай үзенчәлеген һәм стилен" чагылдырырга тиеш. Дини гыйбадәтханәләр, мәчетләр һәм чиркәүләргә хөкүмәт алдында хисап тоту мәҗбүри.
Дини мәкаләләр вә китаплар бастыру кагыйдәләре дә кырысланды: аның өчен район хакимиятенең дини эшләр бүлеге рөхсәте кирәк. Шул ук вакытта, бер генә оешма яки кеше дә дигитал мәкаләләрне, шул исәптән интернеттагыларны да социаль челтәрләренә һәм хәтта кесә телефонына да куя алмый.
Канунда дини оешма башлыклары - имамнар, атакайлар өчен берничә маддә каралган. Анда руханиларның "патриот һәм кануннарны үтәүче, дөрес юлдан баручы һәм экстремизмга каршы булырга тиеш"леге әйтелә. Синҗан руханилары чит ил оешмалары яки аерым шәхесләр тарафыннан таныла яки мактаулы исемнәр ала алмый.
Кагыйдәләрне бозган очракта, дини лидерлар, хезмәткәрләр һәм үзәкләр дә хакимият тарафыннан бирелгән эшчәнлеккә рөхсәттән мәхрүм ителә. Бу канунны бозган дини төркемнәр һәм шәхесләр штрафтан алып җинаять җаваплылыгына кадәр тартыла ала.
Синҗандагы казакълар проблемнарын күтәрүче "Атайорт" оешмасы җитәкчесе Бекзат Максутханулы, "бу канун аша Кытай Синҗандагы дини эзәрлекләүне канунилаштырырга уйлый" дип саный.
"Синҗанда дини эшчәнлек юк дәрәҗәсендә. 2016 елдан башлап кешеләр дини уку йортларын ачу һәм дини йолалар үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм калды. Кытай үзе үк укыткан имамнарның күпчелеге зинданнарга утыртылды. Аннан чыкканнарның күпчелегенең сәламәтлеге какшаган яки дини йолаларны үтәргә курка. Бер авыл имамы башка авылга барып, анда Коръән укый алмый. Хәзер Синҗанда, күпчелек очракта, үлгәннәрне җеназа уздырмыйча гына җирлиләр, чөнки имамнар юк яки аларның хокуклары чикләнгән. Бер авыл имамының башка авылда җеназа үткәргәне өчен эзәрлекләнүе турында дәлилләребез бар. Кытай аерым кануннар кабул итмәсә дә, Синҗанда дини хокуклар инде күптән чикләнгән. Бу канун элекке барлык гамәлләрне рәсмиләштерә", ди ул.
Синҗан казакълары проблемы белән шөгыльләнүче "Атажұрт еріктілері" оешмасы лидеры Ербол Дәүлетбекулы әйтүенчә, Синҗанда моңа кадәр дә дин иреге булмаган һәм Кытай бу гамәлләрен яңа таләпләр белән акларга тырыша"
"2017 елдан Кытай Синҗандагы геноцидны дин белән бәйли, ә динне террорчылык белән. Миллионлаган кеше террорчылыкта гаепләнде, лагерьларга, төрмәләргә утыртылды һәм идеология аркасында мәҗбүри эшкә җәлеп ителде. Хәзер Кытай аларның җинаятьләре легитим булып күренсен өчен Синҗандагы җинаятьләрен дөнья һәм халыкара җәмәгатьчелек алдында акларга тырыша. Бу канун - шуларның берсе. Моннан тыш, Синҗандагы "бәхетле тормышны" күрсәтергә чит илләрдән журналистлар һәм блогерлар чакырыла. Ләкин Синҗанда әле дә лагерьлар, төрмәгә утыртулар һәм мәҗбүри хезмәт гамәлдә. Дини эшчәнлек бу канун кабул ителгәнче дә контрольдә тотыла иде", ди ул.
Дин турындагы кагыйдәләр Кытай президенты Си Цзиньпинның Синҗанда "исламны кытайлаштыру" максатын куйганнан соң кабул ителде. Узган елның 26 августында Си Цзиньпин Синҗан башкаласы Өремчегә сәфәре вакытында җирле түрәләргә "исламны кыйтайлаштыру сәясәтен дәвам итәргә" һәм "канунсыз дини эшчәнлекне контрольдә тотарга" кушты.
Синҗандагы хәлләр 2017 елдан соң начарланды. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматына караганда, 2017 елдан бирле Синҗандагы "тәрбия лагерьларына" миллионнан артык уйгыр, казакъ һәм башка мөселман халыклары кулга алынган. Халыкара оешмалар Кытай эшләрен тәнкыйтьләде, ләкин Пекин Синҗандагы сәясәтен "экстремизмга каршы көрәш" дип, ә сәяси лагерьларын "һөнәри әзерләк үзәкләре" дип атый.
Лагерьлардан азат ителгән уйгырлар һәм казакълар андагы җәфалаулар, көчләүләр, билгесез дарулар бирү һәм мәҗбүри хезмәткә җәлеп итүләр турында сөйләп килде.
АКШ һәм Көнбатыш илләре Кытайның Синҗан төбәгендә тоткарлаулар, җәзалау, хатын-кызларны мәҗбүри стерилизацияләү һәм мәҗбүри хезмәткә тартуны геноцид һәм кешелеккә каршы җинаятьләр дип атады.
Узган елны Human Rights Watch оешмасы Кытайның Синҗанда эзәрлекләү сәясәтен әле дә дәвам итүен әйтте. Районда мәчетләрнең өчтән икесе ябылган, гыйбадәт йортларының манаралы һәм гөмбәзләре алынган. Оешма шулай ук хакимиятнең илнең мәчетләренә камералар куюын әйтте.
Кытай Синҗандагы БМО һәм Көнбатыш илләр экспертларын кертми. Пекин үз йогынтында булган илләрдән генә дипломатларны һәм журналистларны Синҗанга чакыра һәм экскурсияләр үткәрә.
- Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
- Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.
Язманың оригиналы: Азаттык Радиосы
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум