Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева иреккә чыкканнан соң беренче тапкыр Telegram-каналында язылучыларына мөрәҗәгать чыгарды


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Ул үзенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдергән. Шулай ук Чанышева Русия төрмәләрендә әле дә йөзләгән сәяси тоткын калуын искәрткән.

Тоткыннар алмашында азат ителгән Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева үзенең Telegram-каналында язылучыларына мөрәҗәгать чыгарды.

"Бу ике ел һәм тугыз ай эчендә сез мине якладыгыз, азат ителүем өчен көрәштегез, миңа ачылган җинаять эшен яктыртып бардыгыз, миңа хатлар яздыгыз, посылкалар салдыгыз, кирәк-яраклар тапшырдыгыз. Кыскасы, борчылдыгыз һәм ничек булдыра алдыгыз — шулай ярдәм иттегез. Барыгызга да болар өчен һәм янымда булуыгыз өчен чиксез рәхмәтлемен", дигән ул.

Шулай ук Чанышева Русия төрмәләрендә әле дә йөзләгән сәяси тоткын калуын искәрткән, халык аларның бөтенесен дә белми, дигән. "Төрмәдә утырып чыксам да, үз фикерләремнән һәм карашларымнан баш тартмыйм. Русияне яратам һәм бергәләшеп аның киләчәген матур итәрбез", дип язган ул.

  • 1 август көнне Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы кысаларында Русия төрмәләреннән 16 кеше азат ителде. Русиягә Көнбатыш илләрдә хөкем ителгән 8 кеше кайтты.
  • Алмаштырылган сәяси тоткыннар арасында Уфадагы Навальный штабының элекке башлыгы Лилия Чанышева да бар иде. Ул "экстремистик җәмгыять" оештыру гаебе белән 9,5 ел колониягә хөкем ителгән иде.
  • Чанышева башка сәяси тоткыннар белән бергә Германиянең Кёльн шәһәренә очып килде.
  • Алмашуда 3 АКШ ватандашы: Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева, The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович һәм шымчылыкта гаепләнгән Пол Уилан да азат ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG