Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Катнаш никахларга каршы булган". Мәрҗани мирасын нигә яшерәләр?


Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889)
Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889)

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин XIX гасырда яшәгән Шиһабетдин Мәрҗанинең катнаш никахларга багышланган кулъязмасын күчереп бастырырга теләмәве турында белдерде. Галимнәр мөфтиятнең бүгенге сәяси вазгыятькә яраклашуы һәм мирасны кайтаруда куркып эш итүе турында Азатлыкка сөйләде.

Камил Сәмигуллин Мәрҗанинең кулъязмасын ни өчен бастырырга теләмәве турында 16 гыйнварда Мәрҗани мәчетендә дин галименә багышланган фәнни конференциядә сөйләгән иде.

"Мәрҗани хәзрәтебез мөселман булмаган кызлар белән никах укуны тыя. Урыс һәм башка милләтләр турында әйтә: гаиләләребез бозылмасын, таркалмасын. Алар мөселман булырга тиеш, алар әлегә китап (әһелләре) түгел дип дәлилләр китерә. Бу аерым тема, шуңа без аны күчермәдек һәм бастырмадык", диде ул.

Китап әһеле дип мөселманнар христиан, иудаизм вәкилләрен таный һәм аларны мәҗүсиләрдән аерып күрсәтә.

"Мәрҗани православлар мәҗүси дигән нәтиҗә ясаган"

Әлеге кулъязма "Тәзкирәте-л-мөниб би гәдам тәзкият әhле-с-салиб" ("Мәсихчеләрнең чистаруы булмау турында тәүбә кылучының искәртүе") дип атала. Моңа кадәр тарих фәннәре докторы Рамил Адһамовның фәнни мәкаләсендә бу хезмәт турында Мәрҗани "Русия империясендә яшәүче православ динен тотучылар мәҗүси дигән нәтиҗә ясаган", дип язган.

"Христиан дине дүрт Инҗилдәге (Евангелие) биш нигезгә нигезләнә. Христианнарның күпчелеге шушы нигезләр белән яши, зур булмаган бер өлеше генә аларны кабул итми. Алар троицага, Улның (троицада өчаллалыкның берсе) Мәрьям карынына иңдерелүенә, Гайсәнең үзен корбан итүенә, тәүбәгә килүенә, шулай ук, үзләренең кылган гөнаһлары өчен рухани алдында тәүбәгә килүенә ышаналар. Болар барысы да мөшриклек һәм имансызлык санала", дигән цитат китерә Мәрҗани кулъязмасыннан Адһамов.

Шулай ук Мәрҗани бу хезмәттә христианнарның мәҗүси булуына атакайларның абруена сукырларча ышану да сәбәп була дип язган.

Шул ук вакытта, Рамил Адһамов язуынча, Мәрҗани барлык христиан кызлары белән никах укытуны тулысынча тыймаган. Моның өчен алар троицаны, Мәрьямнең һәм Гайсәнең илаһи зат булуын инкарь итәргә тиеш дигән ул.

"Мөфти белән килешеп бетмәсәм дә, аны бик яхшы аңлыйм"

Бүгенге урыслаштыруга йөз тоткан сәяси шартларда һәм Русиянең кырыс кануннары нигезендә урыс-православларны мәҗүси дип атаган, катнаш никахларны тыярга чакырган хезмәтне бастыру төрле бәхәс уятырга мөмкин. Димәк, Русиядәге бүгенге вазгыять татар мирасын кайтарудан мәхрүм итә булып чыгамы?

Галимә Резидә Сафиуллина Мәрҗанинең бу хезмәте турында хәбәрдар.

— Мәрҗани ул вакытта да вазгыятьне күреп торган, — ди ул. — Ул чорда хатын-кыз иренә буйсынып яшәсә дә, баланың тәрбиясе анадан икәнне белеп, балалар мөселман булып үсмәс дигәнне аңлаган. Шуңа да ул шундый иҗтиһат чыгарган. Безнең шартларда татар-мөселман кешенең баласы мөселман булмавы ихтимал.

Аныңча, бу хезмәтне бастырырга теләмәүләре белән ул килешми.

— Камил хәзрәт белән мин, галимә буларак, килешеп бетмәсәм дә, аны бик яхшы аңлыйм, — ди ул. — Ул сәяси вәзгыятьне исәпкә алып сүз йөртергә мәҗбүр. Югыйсә аны милләтара ызгыш-талашта гәепләүләре ихтимал.

Шәхсән үзем тарихи чыганакларны халыкка ничек бар, шул рәвештә җиткерү тиешле дип саныйм. Шулай да, кабатлап әйтәм, бу — фәнни караш. Аңа барысы да әзер түгел, алдан ук тискәре һәм бозык аңлау булырга мөмкин. Шуңа күрә бу мәсъәләне кабартмау хәерлерәктер.

Ничек инде бу хезмәтне бастырып булмый? Ул бу сүзне әйткән. Мин аны күчереп бастырмау белән килешмим. Бу — безнең мирас. Аны ничек бар, шулай җиткерергә кирәк. Без аны берничек тә яшерергә тиеш түгел.

Бүгенге шартларда бу фикерне кычкырып әйтү мөмкин түгел инде. Безне милләтчелектә гаепләүләре ихтимал. Шуңа күрә сак булырга мәҗбүрләр.

"Татар мирасы бетте, тыюлар башланды"

Мимар Синан нәфис сәнгать университеты профессоры, доктор Исмаил Төркоглы Мәрҗанинең кулъязмасын бастырырга теләмәүләре мөфти Камил Сәмигуллинның куркуына бәйле дип исәпли, гәрчә үзе бу хезмәт белән таныш түгеллеген әйтә.

— Мәрҗани урыслар белән эшләгән кеше, — ди ул. — Минемчә, ул китапта урысларны рәнҗетүче бер сүз дә юк. Мәрҗани археологик җәмгыятьтә һәм башка оешмаларда урыслар белән эшләгән. Ул аларны яманлап сүз язган дип уйламыйм. Мәрҗани зирәк һәм акыллы кеше. Ул урыслар белән яшәүне аңлаган һәм урыс телен өйрәнергә кушкан.

Хәзерге мөфти куркадыр дип уйлыйм. Әлеге китапны бастырсаң, бер проблем да булмас. Мөфти курка. Ул Төркиядә укыган кеше буларак ФСБ контролендә, минемчә.

Татар мирасы бетте. Бөтен тарих институтында татарга бәйле тикшеренүләрне тыялар. Инде татар теле дә бетә. Хәзер милләт өчен начар вакыт. Әгәр дә кулъязмада шулай дип язылса, куркудан аны бастырмасалар, мин аларны аңлыйм. Хәзер вакыты шундый. Анда бөтен мирасны бетерәләр.

Моңа кадәр Исмаил Төрекоглы Мәрҗанинең кулъязмаларның күбесенең өйрәнелмәве турында Азатлыкка сөйләгән иде.

Соңгы елларда Русия хакимияте һәм мөфтиятләр "традицион ислам" турында күп сөйли. Алар Октябрь инкыйлабына кадәр басылган дини мирас нигезендә эш итәргә чакыра. 2019 елда Болгарда узган Русия мөселманнарының илаһият мирасы җыенында Милләтләр эшләре федераль агентлыгы вәкиле Русиядә мөселманнар арасында патриотизмны дини мирас белән күтәрергә чакырган иде.

Шул ук вакытта татарның дини мирасында бүгенге сәяси вазгыятькә каршы килә торган фикерләр дә күп. Русия диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов фикеренчә, татар илаһият мирасы төрле каршылыклардан тора.

"Кемнең хаклы, кемнең ялгышканын ачык әйтеп булмый. Берәр шәхесне тәссавуф, суфичылыкка якын булганы өчен күтәрәләр, икенчесен, әйтик, Ризаэтдин Фәхретдинне сәләфичелек, ваһһабчылыкка якын булган дип төшерергә телиләр", дип сөйләгән иде ул.

Моннан тыш, Татарстанда катнаш гаиләләр саны арта. 2023 елның алты аенда гына да Казанда өйләнешкән парларның 30 проценты катнаш никах корган.

Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889) — мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин галиме, педагог, археограф, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG