Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте Мәрҗанинең катнаш гаиләләр турындагы бер кулъязмасын күчереп бастырмаска булган


Мөфти Камил Сәмигуллин
Мөфти Камил Сәмигуллин

Әлеге китапта дин галиме урыс кызларын кияүгә алуны тыйган һәм аларны китап әһелләре түгел дип бәяләгән.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин XIX гасырда яшәгән Шиһабетдин Мәрҗанинең кулъязмасын күчереп бастырырга теләмәве турында белдерде. Бу хакта ул 16 гыйнварда Мәрҗани мәчетендә дин галименә багышланган фәнни конференциядә белдерде.

"Минем кулымда кулъязма бар, ләкин без аны күчермәдек һәм бастырмадык. Мисал өчен, Мәрҗани хәзрәтебез мөселман кызы булмаган кызлар белән никах укуны тыя. Урыс һәм башка милләтләр турында әйтә: гаиләләребез бозылмасын, таркалмасын. Алар мөселман булырга тиеш, алар әлегә китап (әһелләре) түгел дип дәлилләр китерә. Бу аерым тема, шуңа без аны күчермәдек һәм бастырмадык", диде ул.

Аның каравы, мөфти Мәрҗанинең башка 6 томлык хезмәте ярты елдан Төркиядә басылачагын әйтте.

Китап әһеле дип мөселманнар христиан, иудаизм вәкилләрен таный һәм аларны мәҗүсиләрдән аерып күрсәтә.

Моңа кадәр Мимар Синан нәфис сәнгать университеты профессоры, доктор Исмаил Төркоглы Мәрҗаниның гарәп имласында язуы сәбәпле, кулъязмаларның күбесенең өйрәнелмәве турында Азатлыкка сөйләгән иде.

"Аның Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар дигән ике томлык китабыннан тыш бөтен китаплары гарәп телендә. Аларның күбесе Казан дәүләт университетының сирәк китаплар бүлегендә ята, чөнки аларны татарчага тәрҗемә итү бик кыен", дигән иде ул.

Соңгы елларда Русия хакимияте һәм мөфтиятләр "традицион ислам" турында күп сөйли. Алар Октябрь инкыйлабына кадәр басылган дини мирас нигезендә эш итәргә чакыра. 2019 елда Болгарда узган Русия мөселманнарының илаһият мирасы җыенында Милләтләр эшләре федераль агентлыгы вәкиле Русиядә мөселманнар арасында патриотизмны дини мирас белән күтәрергә чакырган иде.

Шул ук вакытта татарның дини мирасында бүгенге сәяси вазгыятькә каршы килә торган фикерләр дә күп. Русия диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов фикеренчә, татар илаһият мирасы төрле каршылыклардан тора.

"Кемнең хаклы, кемнең ялгышканын ачык әйтеп булмый. Берәр шәхесне тәссавуф, суфичылыкка якын булганы өчен күтәрәләр, икенчесен, әйтик, Ризаэтдин Фәхретдинне сәләфичелек, ваһһабчылыкка якын булган дип төшерергә телиләр", диде ул.

  • Бүген Татарстанда катнаш гаиләләр саны арта. 2023 елның алты аенда гына да Казанда өйләнешкән парларның 30 проценты катнаш никах корган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG