Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залындагы терактның кем тарафыннан оештырылуы турында фикерләр һәм фаразлар артканнан арта бара. Русия хакимияте монда "украин эзе" күрә, аерым белгечләр "Ислам дәүләте" оешмасын гаепли. Шул ук вакытта террорчылыкта гаепләнүчеләрнең машиналарын алыштырмыйча Брянскига китүләре, "Крокус"ның тиешенчә сакланмавы һәм Росгвардиянең урынга соң килүе җәмәгатьчелектә сораулар уятты. Азатлык әлегә булган төп фикерләрне барлады.
23 мартка булган мәгълүматка күрә, теракт нәтиҗәсендә кимендә 133 кеше һәлак булган. Тикшерү комитеты кешеләр атышта һәм искә агуланып үлгән диде. Корбаннар саны артырга да мөмкин.
Мәскәү өлкәсендәге теракт, "Крокус Сити Холл"га билгесез кешеләрдән торган төркемнең һөҗүме 22 март кичендә концерт алдыннан башланды. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде. Социаль челтәрләрдә таралган видеоларда кораллы кешеләрнең бина буенча баруы һәм каршыларына чыгучыларга ут ачуы күренә. Бинада паника башлана, концертка килүчеләр ишек эзләп йөгерә. Эчтә булучылар сүзләренчә, янгын башлана, түбәнең бер өлеше җимерелә. Янгынны бер тәүлектән соң гына сүндерә алдылар.
Теракттан 19 сәгать узганнан соң Русия президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыкты. Ул дүрт "террорчының" тоткарлануын, бу вакыйга артында украин эзе булуын, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә террорчылыкка каршы өстәмә чаралар кертелүен әйтте. 24 март Русиядә матәм көне дип игълан ителде.
Кем башкарган: "Ислам дәүләте", "украин эзе"
Русия хакимияте теракт артында "украин эзе" күрүен әйтә. Владимир Путин украиннар теракт башкаручыларга чиктә "тәрәзә" әзерләп куйган диде.
Аңа кадәр бу хакта ФСБ хәбәр итте. Русия дәүләт матбугатына да "украина эзе" турында язарга кушылуы турында әйтелде.
Украина рәсмиләре теракт артында аларның тормавы турында инде берничә белдерү ясады. Соңрак Украина президенты Владимир Зеленский Путинны җаваплылыкны башка илләргә аударуда гаепләде.
Һөҗүмнән соң берничә сәгатьтән теракт өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" алды. CBS һәм New York Times үз чыганакларына сылтанып, АКШ күзләү мәгълүматлары "Ислам дәүләте"нең Мәскәүдәге һөҗүмгә катышын күрсәтә дип язды.
Сүз Әфганстанда эшчәнлек алып барган "Ислам дәүләтенең Хорасан вилаяте" (ISKP) оешмасы турында бара диелә. Ул Русияне үзенең төп дошманнарының берсе дип саный ди белгечләр.
Тоткарланучыларның берсе Telegram аша "вәгазьче ярдәмчесе" белән сөйләшүен әйтте. Янәсе, ул 500 мең сумга кешеләрне үтерергә кушкан.
Сәясәт белгече Владимир Фесенко "Радио Свобода"га сөйләвенчә, теракт артында "Ислам дәүләте" эзе күренә.
"Әлегә "Ислам дәүләте" эзенә күбрәк дәлил китерелә. Бу хакта Америка куәт оешмасы да Русия хакимиятен алдан кисәткән иде. Путин моны провокация дип атады. Терактны Украинага каршы кулланырга теләүләре гаҗәп түгел", диде белгеч.
Журналист, шәрек белгече Руслан Сөләйманов терактны "Ислам дәүләте" башкаруын әлегә раслап та, кире кагып та булмый диде.
"Ислам дәүләте"нең мәгълүмати ресурслары белән проблемнары күп. Әгәр дә 2010 елларда сыйфатлы материал әзерли алган булса, хәзер бу юк", ди белгеч.
"Хорасан" — ул "Ислам дәүләте"нең Әфганстандагы бүлеге ди Сөләйманов, ләкин бу сугышчылар масштаблы һөҗүм ясарга сәләтле түгел дип саный. Шул ук вакытта ул бу версияне тулысынча сызып атмаска кирәк ди.
Тоткарлау хәбәрләрендә каршлыклар
ФСБ терактта катнашкан 11 кешенең, шул исәптән 4 "террорчының" тоткарлануын хәбәр итте.
Теракт кылуда гаепләнүчеләрне Брянски өлкәсендә тоткарлаганнар диелә. Янәсе, алар Украинага качып китәргә теләгән, дип сөйләде дәүләт медиалары. Һөҗүмнән соң гаепләнүчеләр машиналарын алыштырып тормаган, алар "Крокус"ка килгән Renault Logan автомобиленә утырып киткән.
Журналист Ольга Романова теракт кылуда гаепләнүчеләрнең Мәскәү өлкәсеннән Брянскига китүе мантыйкка сыймаслык дип аңлатты.
"Коралны ташладың, камуфляжны салдың, машинаны яндырдың, Шкода яки Фокус машинасына утырдың һәм билгеләнгән урынга тайдың. "Крокус"тан шундук уңга — Яңа Ригага, анда мигрантлар геттосы булган Петровский базары бар. Бер атнага шунда кал. Моңа ярты сәгать җитә. Син шулай юкка чыгасың.
Ни өчен Мәскәүдән китәргә кирәклекне аңлатыгыз? Нәрсәгә пост, тыгын, Крепость һәм Перехват планы аша тагын да көчәйтелгән тәртиптә эшләүче чиккә барырга. Син хәтта Красногорскида юкка чыгып тора аласың. Крокуста халык белән метрога таба китә аласың һәм шәһәрдә югаласың", дип язды ул.
Тоткарлану, теракт турындагы хәбәрләр еш кына бер-берсенә каршы килә. Моңа кадәр һөҗүмчеләр сакчыны үтереп бинага үтеп керде дип яздылар. Соңрак "Крокус Сити Холл" хуҗасы Араз Агаларов һөҗүмчеләрнең күршедәге күргәзмә үзәге тәрәзәсе аша керүен әйтте.
Baza Русиянең Үзәк федераль бүлгесе полиция бүлекләренә таратылган теракт кылуда шикләнелүче дүрт кеше турында мәгълүматны бастырды. Аларның барысы да Таҗикстан ватандашлары диелде һәм аерым исемнәр әйтелде. Соңрак Таҗикстан эчке эшләр министрлыгы бу исемлектәге өч кешенең җинаять кылуда гаебе юк, аларның икесе Таҗикстанда дип белдерде. Моңа өстәп аларның фотолары күрсәтелде.
Ни өчен Русия куәт оешмалары иминлек тәэмин итә алмый?
23 март киченә булган мәгълүматка күрә, теракт нәтиҗәсендә кимендә 133 кеше һәлак булган һәм 140 кеше зыян күргән. Бу Беслан фаҗигасеннән соң иң зур теракт диелде. Бесланда 330 кеше үлгән иде.
Ни өчен куәт оешмалары вәкилләре вакытында килмәгән, иминлек хезмәткәрләре һөҗүмчеләрне туктата алмаган, ни рәвешле алар корал белән бинага үтеп кергән, дигән сораулар җәмәгатьчелектә арта бара.
"Новая газета Европа" теракт урынында булучыларга сылтанып, "Крокус"ка Росгвардия вәкилләре 50 минуттан гына килгән дип язды.
Журналист Рәмис Латыйпов "Крокус"ның куәт оешмалары тарафыннан сакланмавы зур сораулар уятты дип язып чыкты. Ул социаль челтәрләрдә "һәр лайкны күзәтеп торучылар" булган чорда 7 мең кешелек концертта кораллы полиция вәкилләренең булмавына гаҗәпләнә.
"Тукай һәйкәле янына туган тел көнендә 200-300 кеше җыелса да, дистәдән артык полиция була бит бездә. Монда меңләгән кеше җыелган - ә җилем күсәк һәм электрошокерлы сакчылардан башка кеше юк... Ә болар бит инде һичшиксез алдан әзерләнгән - җыелган, сөйләшкән, планлаштырган, рольләрне билгеләгән, корал алган, концерт залында булгандыр (планын өйрәнгәндер, бәлки анда да берәр нәрсә калдыргандыр). Полиция генә түгел, Росгвардия дә бар безнең. Тәртип булсын өчен инде кайберәүләрне "махсус операциягә" дә җибәрмибез диделәр бит, алар да булмады микәнни. Әле күп кешеләр җыелган урында теракт булырга мөмкин дип АКШ игълан да чыгарып куйган иде бит бәйрәм алдыннан... Анысы үзе бер гаҗәп... Сорау арты сорау, аларны хәзер бирә башласаң, аннары үзеңә дә сорау бирә башлыйлар. Аннары белербез инде җавапларын. Бәлки фәлән елдан", дип язды ул.
Сәясәт белгече Екатерина Шульман "Дождь" телеканалына сөйләвенчә, бу терактны Русия хакимияте кулдан ычкындырды.
"Русия куәт оешмасы вәкилләре экстремизм һәм терроризм дип ЛГБТ һәм Беркович белән Петрийчукка каршы көрәште", ди ул.
Ике атна элек, Русиядә президент сайлау алдыннан АКШ илчелеге Мәскәүдә терактлар булу ихтималы турында кисәтте, америка ватандашларына халык күп җыелган урыннарда йөрмәскә киңәш ителде.
Сайлаудан соң Владимир Путин Көнбатыш илләренең мондый белдерүләрен "провокацион" һәм "җәмгыятьне куркытуга һәм тотрыксызландыруга" юнәлгән дип атады.
Сәяси нәтиҗәләр
"Новая газета Европа" газеты баш мөхәррире Кирилл Мартынов бу теракт аерым сәяси нәтиҗәләргә китерәчәк дип белдерде. Әлеге вакыйга "Русия хакимиятенең, куәт оешмаларының, Путинның көчсез булуын" күрсәтте ди ул.
Русия хакимияте өчен бу теракт файдага түгел, алар аерым сәяси карарларны ансыз да кабул итә алыр иде дип өстәде ул.
"Русия хакимиятенең теләсә-кайсы сәяси карар кабул итәргә сәбәпләре җитәрлек. Алар ил чигендәге киеренке хәлгә, Белгородтагы атышларга, илдә ниндидер "бишенче колонна" булуына сылтана ала. Диктатура нәрсә эшләргә тели, шуны башкара алыр өчен сәбәпләр күп", диде Мартынов.
Шул ук вакытта журналист бу терактта Путин Көнбатышны гаепләячәк һәм җавап кайтарырга мөмкин ди.
"Русиядә эчке гражданлык иреген тагын да киметергә, яки яңа мобилизация игълан итәргә, яки сугыш хәле керетергә, яки өченче илгә карата сугыш башларга, яки Украинага каршы сугыш игълан итәргә мөмкин. Аларның бу теракттан файдаланулары ихтимал, ләкин хакимият моны теракттан башка да эшли алуын истән чыгармыйк", диде ул.
Шул ук вакытта теракттан соң Русия рәсмиләре үлем җәзасын кайтарырга чакыра башлады. Иң элек моны Русиянең иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев тәкъдим итте.
"Террорчылар җавап буларак бары террорны аңлый. Әгәр дә көчкә каршы көч кулланылмаса, террорчыларга үлем җәзасы һәм гаиләләренә каршы репрессияләр оештырылмаса, бернинди мәхкәмә дә, тикшерү дә ярдәм итмәячәк. Дөнья тәҗрибәсе. Үтерүгә каршы үтерү", дип язды ул.
Русия думасында "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев Русиядә үлем җәзасы темасы "ныклап каралачак" дип белдерде.
Шулай ук Русиядә үлем җәзасын кайтару тәкъдиме белән "Гадел Русия" фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов, ЛДПР башлыгы Леонид Слуцкий, Дәүләт думасы депутатлары Виктор Водолацкий, Юрий Афонин һәм Михаил Шеремет, Русия прокуроры киңәшчесе Наталья Поклонская чыкты.
Русия сенаторы Андрей Клишас парламент Русия Конституция мәхкәмәсенең үлем җәзасы турындагы карарын үзгәртә алмый дип белдерде.
Русия президенты Владимир Путин террорчыларга "үч алу һәм аларны хәтердән сызып ату" белән янады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум