Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Татарстаннан күчеп килүчеләрнең "Мәскәү татарлары" клубы оешкан


Айрат Фәррахов
Айрат Фәррахов

Аның җитәкчесе итеп Русия думасының Татарстаннан булган депутаты Айрат Фәррахов сайланган. Ул элек мондый берләшмә юк иде, беренче айларда Мәскәүдә эшләү авыр булды дигән.

25 сентябрьдә Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиллегендә "Мәскәү татарлары" яңа клубы әгъзалары очрашкан. Оешманың президенты итеп Русия Думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәрраховны сайлаганнар. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

— 2013 елда мин бөтенләй таныш булмаган шәһәргә килдем, таныш түгел шәһәрдә, танышларсыз һәм дусларсыз, яныңда гаиләң булмаган килеш эшләү бик авыр. Ул чакта мондый берләшмә юк иде. Бүген торган саен күбрәк түрәләр, җитәкчеләр, эшмәкәрләр вакытлыча яки даими яшәргә Мәскәүгә күченә. Мондый җәмгыятьнең булуы Мәскәүдә яшәгәндәге беренче айларның стрессын җиңәргә, бер-береңә ярдәм итәргә булыша, — дип сөйләгән Фәррахов.

Клубның низамнамәсендә әйтелгәнчә, аның миссиясе – татарстанлылыкны саклау. "Мәскәү татарлары"ның бурычы – аралашу һәм фикер алышу өчен даими утырышлар үткәрү, Татарстан белән элемтәләрне саклап тору, республика үсешенә ярдәм итү, клуб әгъзаларына үзара ярдәм күрсәтү, шулай ук Мәскәүдә укучы яки эшкә урнашучы студентларга, яшь белгечләргә булышу.

— Иң мөһиме – бөтен татарстаннарга, шул исәптән студентларга да булышу. Мәсәлән "Югары икътисад мәктәбе"ндә (ВШЭ) генә дә республикадан 800 кеше белем ала. Алар татар телендә сөйләшергә, берләшергә тели, — дигән Фәррахов.

Клубка әгъза итеп Татарстанда туган, укыган һәм кимендә өч ел эшләгән кешене алалар. Шул ук вакытта яңа намзәтне клубның өч әгъзасы, президиум яки оешма президенты киңәш итәргә тиеш. Утырышларны кимендә өч айга бер үткәрәчәкләр.

Фәррахов әйтүенчә, бу клубны оештырганчы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшкәннәр, ул моны хуплаган.

Клубка хәзерге вакытта Русия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Айрат Гатиятов, Росмолодежьның элекке җитәкче урынбасары Дамир Фәттахов, Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин, Дума депутатлары Илья Вольфсон, Марат Нуриев һәм Илдар Гыйлметдинов, "Роскосмос" баш мөдире киңәшчесе Эмиль Ибраһимов, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, актер Камил Ларин, "Сколково" сити-менеджеры Руслан Шәгалиев, ТАИФ идарә рәисе киңәшчесе Тимур Шиһабетдинов һәм башкалар кергән.

Клуб президиумына исә Фәррахов, Фәттахов, Гатиятов, Әхмәтшин, Дәүләт хезмәте һәм Русия мәгариф министрлыгының административ эшчәнлеге департаменты мөдире урынбасары Айдар Акмалов кергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG