Accessibility links

Кайнар хәбәр

Математик Азат Мифтаховка төрмәдә "янгын чыгарырга сәләтле" дигән статус биргәннәр


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Моңарчы ул камерада иске газетларны яндырган иде һәм шуның өчен штраф изоляторына да утыртылды. Мифтаховның моны күршесеннән аерып утыртсыннар өчен ФСИН хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итү өчен эшләве әйтелгән иде.

Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) шәһәрендәге төрмәдә утыручы галим һәм математик Азат Мифтаховка "янгын чыгарырга сәләтле" дигән яңа статус бирелгән. Бу хакта галимгә теләктәшлек күрсәтүче "FreeAzat" Telegram-каналы хәбәр итә.

Моңарчы ул камерада иске газетларны яндырган иде һәм шуның өчен штраф изоляторына да утыртылды. Мифтахов моны күршесеннән аерып башка камерага утыртсыннар өчен ФСИН хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итү өчен эшләгән диелгән иде.

"FreeAzat" каналы язуынча, моннан тыш галимнең "террорчылык һәм экстремизмга сәләтле" дигән статусы да бар, монысы аны Русия Җинаять кодексының 205нче маддәсе нигезендә (террорчылыкны аклау) хөкем итүләре аркасында биргәннәр.

Шул ук вакытта якыннары Азатка әлегә төрмәдә эш булмавы турында яза. Аңа җыештыручы булырга тәкъдим иткәннәр, тик баш тарткан. Мондый эшне галимгә "статусы" аркасында тәкъдим иткәннәр, дип саный алар. Шулай ук аңа төрмәдә тегүчелектә эшләргә рөхсәт итмәгәннәр.

Азат Мифтаховның хәзерге вакытта көннәр буе ялгыз камерада утыруы әйтелә.

Азат Мифтахов Ульян өлкәсендәге Мәләкәс шәһәре төрмәсенә октябрь ахырында китерелгән иде. Биредә тоткыннарга язу кирәк-яракларыннан көнгә өч сәгатьтән дә артык куллану рөхсәт ителми. Азат күп вакытын төрле мәсьәләләр уйлап табу һәм аларны чишүгә бирә, шуңа бу тыю аның өчен иң авыры, дип җиткергән иде якыннары.

Күптән түгел якыннары Мифтахов янына камерага психик яктан сәламәт булмаган кешене утыртулары, шул сәбәпле галимгә куркыныч янавына борчылулары турында сөйләгән иде. Азат Мифтахов гомере өчен куркуын белдереп, үзен күршесе белән аерым камераларга утыртуны сорап гариза язган диелде.

  • Быел 28 мартта Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады.
  • Математик Азат Мифтаховны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган". Аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алдылар.
  • Тоткынның хатыны Елена Горбань Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен әйтте.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
  • Быел июнь ахырында Азатлык радиосында аның "Собеседник" медиасына биргән әңгәмәсе басылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG