Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казанда танк училищесының элекке җитәкче урынбасарын үтерүләре белән бәйле җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ирнең җәсәдендә пычак кадаудан калган күп санлы яралар табылган, башы да имгәтелгән. Гаеплене полиция эзли диелә.

Казанда Япеев урамында отставкадагы полковник, Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинның мәете табылган. Бу хакта чыганагына сылтама белән "Бизнес Online" хәбәр итә.

Хахинның мәетен дачадан кайткан хатыны табып алган. Фатирның ишеге бикле булган, аны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре ярдәмендә генә ачканнар.

Ирнең җәсәдендә пычак кадаудан калган күп санлы яралар табылган, башы да имгәтелгән. Тикшерү комитеты "үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан, гаеплене полиция эзли диелә.

Валерий Хахинга 69 яшь булган. Ул Казан танк училищесын бетергән. 1993 елдан 1997 елга кадәр Казан танк училищесы җитәкчесенең коралландыру урынбасары булган. Шуннан соң полковник дәрәҗәсе белән вазифасыннан киткән һәм эшкуарлык белән шөгыльләнә башлаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG