Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия хакимиятләре тикшерү изоляторларында утыручыларның 40 процентын сугышка җибәрмәкче була


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Журналистларның әңгәмәдәшләре исәпләвенчә, һәр тикшерү изоляторыннан 100ләп кешене алып китүләре бар. Русиядә 210 изолятор эшли, димәк сугышка 20 меңләп кешене җибәрергә мөмкиннәр.

Русия хакимиятләре гаепләнүчеләрнең 40 процентын Украинадагы сугышка җибәрергә ниятли. Бу хакта саклану министрлыгындагы чыганакларына һәм Русия адвокатлары мәгълүматларына сылтама белән "Важные истории" хәбәр итте.

24 сентябрьдә Русия Думасы хөкем ителүчеләргә мәхкәмә эшләре барган чакта да саклану министрлыгы белән контракт төзергә мөмкинлек бирә торган канун өлгесен хуплады. Элегрәк канунга күрә, гаепләнүчеләргә ачылган җинаять эшләре мәхкәмәгә кергән икән, алар хәрби контракт төзи алмый иде. Тикшерү астында булсалар да, эшләре әле мәхкәмәгә җибәрелмәгән, яки инде хөкем ителгән кешеләр генә контракт төзеп сугышка китә алды.

Әле бу канунны президент имзаламаса да, тикшерү изоляторында утыручыларны сугышка җибәрергә әзерлек бара, дип җиткергән "Важные истории"га адвокатлар.

Русия саклану министрлыгында ничә хөкем ителүченең хәрби хезмәткә яраклы булуы һәм күпме кешенең контракт төзергә теләве турында мәгълүмат җыярга әзерләнәләр, дигән "Важные истории"га министрлыктагы чыганагы.

"Якынча 60 мең гаепләнүченең 40 процентын алып китүләре көтелә", дигән басма чыганагы.

Журналистларның әңгәмәдәшләре исәпләвенчә, һәр тикшерү изоляторыннан 100ләп кешене алып китүләре бар. Русиядә 210 изолятор эшли, димәк сугышка 20 меңләп кешене җибәрергә мөмкиннәр.

Хөкем ителүчеләрне сугышка җибәрү - тикшерүчеләр өчен отышлы, дип искәрткән "Важные истории" чыганаклары, аларга моның өчен өстәмә акчалар (премия) бирелә ди алар. Шул ук вакытта бөтен тикшерүчеләр дә "тикшерү астындагыларны" бирергә атлыгып тормый диелә.

Басма белән сөйләшкән бер адвокат әйтүенчә, тикшерү изоляторларындагы һәм колонияләрдәге тоткыннар контракт имзаласын өчен, аларны сак астында тоту шартларын кырыслаталар. Шул ук вакытта Мәскәүдәге изоляторлардан сугышка китәргә теләүчеләр күп, дигән ул.

"Важные истории" Русия баш штабындагы чыганагы әйтүенчә, тоткыннарны сугышка җибәрү, әгәр Русия хакимиятләрен дә канәгатьләндерсә, мобилизациянең икенче дулкынын кичектерергә мөмкинлек бирә.

Азатлык радиосы элегрәк язганча, 2023 елда Русия колонияләрендә тоткыннар саны 58 мең кешегә кимегән. Бу Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) белешмәләр журналында әйтелгән. Моңа кадәр беренче рекорд 2022 елда - Русия Украинага бәреп кергән елны теркәлгән. Ул чакта көзен ике ай эчендә колонияләрдән 23 мең кеше юкка чыккан, ә ел нәтиҗәләренә күрә тоткыннар саны 32 мең кешегә кимегән.

2022-2023 елларда тоткыннарның кимүе "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә, соңрак саклану министрлыгының "Шторм" отрядларына яллы сугышчылар җибәрү белән дә бәйле диелә. Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акча һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.

  • Быел Красноярски краенда Громадски бистәсендәге 16нчы һәм Арейское авылындагы 7нче колонияне, шулай ук башка җәзаларны үтәү оешмаларын ябачаклар. Төбәкнең Кеше хокуклары вәкиле Марк Денисов әйтүенчә, төзәтү колонияләрен экономия максатында япмакчы булалар - Мәскәүнең Украинага каршы сугышы барганда аларда "тоткыннар саны да кимегән".
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Русия хәрбиләре Украинадагы сугыштан кайткач, 2,5 ел эчендә кимендә 242 кешене үтергән.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • Күптән түгел Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәде табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек арта.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG