Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстанда төзелешләрдә һәр бишенче эшче - чит ил ватандашы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Ун ел элек төзелештә чит илләрдән моның кадәр күп эшче көч юк иде", дип сөйли төзелештә эшләүчеләр. 2024 елның беренче чирегенә булган мәгълүматларга күрә, Татарстан төзелешләрендә 16 752 чит ил ватандашы эшли.

Татарстанда төзелешләрдә эшләүчеләрнең 18 проценты - чит ил ватандашлары. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.

Республиканың төзелеш тармагында барлыгы 93 мең кеше эшли. Басма искәртүенчә, соңгы ун елда төзелештә эшләүчеләрнең саны 20 процентка кимегән. 24,3 мең эшче бу өлкәдән киткән.

"Торак һәм инфраструктура корылмалары төзелешенең арта баруын исәпкә алганда, эшчеләр кытлыгы да артырга мөмкин. Хәзергә вазгыять тотрыклы анысы, эшчеләр җитмәгәнгә төзелешләр соңармый", диләр республиканың төзелеш министрлыгында.

2024 елның беренче чирегенә булган мәгълүматларга күрә, Татарстан төзелешләрендә 16 752 чит ил ватандашы эшли, шуларның 11 138енең патенты бар. 2023 елда республикада 15 168 мигрант эшләгән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 27 процентка, 2021 елгыдан 46 процентка кимрәк. Шулай итеп, өч ел эчендә миграция агымы 1,8 тапкырга хәтта кимегән дә диелә. Моңа карамастан, төзелештә башлыча мигрантларның эшләвен таныйлар.

"Ун ел элек төзелештә чит илләрдән моның кадәр күп эшче көч юк иде", дип сөйләгән басмага төзелештә эшләүче әңгәмәдәше.

Татарстанның кайбер төзелеш мәйданчыкларында эшләүчеләрнең 50 процентка кадәре - мигрантлар диелә.

Алар нигездә Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Кыргызстан ватандашлары.

  • 2024 ел башында Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова республикада 49 меңнән артык буш вакансия бар дип белдергән иде. Сәнәгать өлкәсеннән тыш, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгында, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф тармагында кадрларга кытлык зур.
  • Демограф Алексей Ракша аңлатуынча, респбуликаның бу хәлгә төшүенә демография һәм сугыш китергән. "Кадрлар кытлыгына китергән төп сәбәп — демографик упкын һәм 90нчы еллар кайтавазы, — ди ул. — Моны ир-атларны фронтка җибәрү һәм сугыштан, мобилизациядән качу кискенләштерде. Шулай ук саклану сәнәгатенә көчле бюджет импульсы өстәлүе дә йогынты ясады".
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта республикада чит ил кешеләрен катгый контрольдә тотарга телиләр. Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.
  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG