Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Синҗан-уйгыр автоном төбәгенең Өремче шәһәрендә татар мәчетенә барган. Бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мәчет бинасын карап йөргән. Соңрак мөфти мәчеткә Коръәннең яңартылган җыентыкларын "Казан басмасы"н бүләк иткән.
Сәмигуллин "Бизнес Online" га экскурсия вакытында җирле имам белән таныштым дигән. "Аның исеме Әбдерәхим. Ул монда - Синҗан университетында ислам факультетын бетергән, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче)", дигән мөфти.
Миңнеханов җирле имамны Изге Болгар җыенына чакырган.
Өремчедәге татар мәчетен җирле татар диаспорасы акчаларына 1897 елда төзегәннәр. Ул шәһәрдәге иң борынгы мәчетләрнең берсе. Хәзерге вакытта Синҗан-уйгыр автоном төбәгендә 5,5 меңнән артык татар яши.
Миңнеханов Кытайга кичә кич очып килде. Синҗандагы Өремче шәһәрендә 26-30 июньдә "ЭКСПО Кытай – Евразия" халыкара күргәзмәсе уза, Татарстан президенты шушы чарада катнаша.
- 1 февральдән Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде. Әлеге документка күрә, хәзер мәчетләр төзү, хаҗга бару һәм дини белем бирү җирле хакимият рөхсәте белән генә башкарылачак. Моннан тыш, мобил телефоннарда һәм компьютерларда дин турындагы мәгълүматны саклау тыела. Белгечләр фикеренчә, яңа таләпләр ярдәмендә Пекин Синҗандагы кеше хокукларын бозуны канунилаштырырга уйлый.
- Дин турындагы кагыйдәләр Кытай президенты Си Цзиньпинның Синҗанда "исламны кытайлаштыру" максатын куйганнан соң кабул ителде. Узган елның 26 августында Си Цзиньпин Синҗан башкаласы Өремчегә сәфәре вакытында җирле түрәләргә "исламны кыйтайлаштыру сәясәтен дәвам итәргә" һәм "канунсыз дини эшчәнлекне контрольдә тотарга" кушты.
- Синҗандагы хәлләр 2017 елдан соң начарланды. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматына караганда, 2017 елдан бирле Синҗандагы "тәрбия лагерьларына" миллионнан артык уйгыр, казакъ һәм башка мөселман халыклары кулга алынган. Халыкара оешмалар Кытай эшләрен тәнкыйтьләде, ләкин Пекин Синҗандагы сәясәтен "экстремизмга каршы көрәш" дип, ә сәяси лагерьларын "һөнәри әзерләк үзәкләре" дип атый.
- Лагерьлардан азат ителгән уйгырлар һәм казакълар андагы җәфалаулар, көчләүләр, билгесез дарулар бирү һәм мәҗбүри хезмәткә җәлеп итүләр турында сөйләп килде.
- Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
- Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум