"Мин Карабашның 1 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшлим, шулай ук вакытта мин мәктәпнең видеографы да. (...) Хәзерге вакытта мин әле киләчәктә үземә күпме күңелсезлекләр тудырасымны аңлап бетермим ", — Павел Таланкинның Mr. Nobody Against Putin фильмы шушы сүзләр белән башлана.
33 яшьлек Таланкин Чиләбе өлкәсенең зур булмаган Карабаш шәһәрендә яшәгән һәм әнисе белән бер мәктәптә эшләгән, дәүләт бәйгеләрендә откан. Аның тормышы, күпләрнеке кебек үк, 2022 елның февралендә, Владимир Путин Украинада сугыш башлагач үзгәрә.
Мәктәптә милитаристик пропаганда дәресләре барлыкка килә, һәм, Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән, Таланкин алар турында хисап бирүче видеолар төшерә башлый. 2024 елның июнендә ул, Америка документалисты Дэвид Боренштейн белән бергә фильм ясар өчен, төшерелгән материал белән Русиядән китә.
Фильмны тәүге тапкыр 25 гыйнварда "Сандэнс" бәйсез кино фестивалендә күрсәтәләр һәм ул жюриның махсус премиясенә лаек була. Хакимият тарафлы матбугат фильмны "Русиягә каршы" дип атый. Ул эшләгән мәктәпкә куәт хезмәткәрләре килә, аның әнисе аннан китәргә мәҗбүр була, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары.
"Настоящее время" Таланкин белән аның бу фильмны ничек төшерүе, балаларны пропагандадан якларга мөмкинме, картинаны Көнбатышта һәм Русиядә ничек кабул итүләре турында сөйләште.
"Балаларны илдәге сәяси режимга ризалашырга өйрәтәләр"
— Павел, [башта] сез бу кадрларны Мәгариф министрлыгы өчен төшергәнсез. Ни өчен министрлыкка укытучыларның пропаганда белән шөгыльләнүе турында видеохисап кирәк, әйтерсең, министрлык бу хакта белми?
— Мин, дөресен әйткәндә, аларга моның ник кирәген ахыргача аңлап бетермим. Күрсәтмәләр килде, мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары шалтыратып: "Укытучыларның методик әсбапларның ничек куллануына, презентация күрсәтелүенә, видеоның махсус шушы дәрес өчен әзерләнүенә игътибар ит", диде. Видеохисапта конкрет нәрсәләр булырга тиешлеге әйтелде.
— Боларның төшергәндә, ниләр хис иттегез?
— Беренче дәрес (Украинада сугыш башланганнан соң) "шома" башланды: "Русия, Украина, Беларус – без шундый яхшы дуслар, без шундый дуслар. Безнең телебез бер, әкиятләр бер төрле, без бер-беребезне аңлый алабыз, безнең көйләребез бер үк", ә аннан [укытучы] болай ди: "Украина тайгак юлга басты. Нацизмны сайлады".
Ул вакытта мин министрлык өчен төшермәвемне аңлый башладым – минем камерага "Гади фашизм– 2" (1960нчы елларның фашизм тарихы һәм идеологиясе турында документаль совет фильмы – ред) эләккәнен аңладым. Һәм бу видео хәзер министрлыкка гына кагылмый.
— Ягъни сез инде беренче дәрестә үк бу кадрларның алга таба каядыр дөньяга чыгачагын, аларны Русиядән чыгарачагыгызны һәм кайдадыр күрсәтәчәгегезне аңладыгыз?
Мин хисап җибәргәннән соң видеоларны бетерергә тиеш идем, тик мин берсен дә алып атмадым.
— Моңа өметләндем. Мин хисап җибәргәннән соң видеоларны бетерергә тиеш идем, тик мин берсен дә алып атмадым. Киләчәктә без бу проблемга кайтыр һәм бу турыда ныклап сөйләшә алыр өчен. Уйлавымча, безгә моның ничек булганлыгы, ничек килеп чыкканлыгы турында уйланырга кирәк булачак, һәм бу кадрлар – моңа дәлил.
— Бу фильмда мине борчыган бердәнбер нәрсә – балаларның ачык йөзләре. Сезнең мәгариф министрлыгы өчен төшерүегез бер хәл, ә фестиваль яки интернет өчен — башка мәсьәлә. Сез үзегез өчен бу дилемманы ничек хәл иттегез?
— Уку елы башында ата-аналар балаларының фото һәм видеосын теләсә нинди урында куллануга ризалык белдереп кул куя, без аларны, мәсәлән, мәҗбүри хештеглар белән ВКонтакте битендә чыгардык. Бу әти-әниләрне борчымады, балаларны [хәрби] җырлар җырларга һәм #своихнебросаем тамгасы белән аларны соцчелтәрләргә чыгарырга мәҗбүр итүләре дә борчымады. Ни өчен бу фильм борчырга тиеш?
Һәм без сезнең белән авторитар режимда башкача мөмкин түгеллеген аңларга тиеш.
— Әйе, әти-әниләр балалары өчен җаваплы, ләкин аннары балалар үсәчәк, бу кадрларны күрәчәкләр, һәм, бәлки, аларның берәрсе бу пропаганда белән килешмәс, әмма ул бала өчен пропагандада катнашты дигән тамга калачак.
— Алар моннан беркая да китә алмыйлар. Русиядә бүген бер генә укучы да моннан котыла алмый.
Әгәр дә телевизордагы пропаганда пропаганда ошамаса, сез аны сүндереп яраткан эшегез белән шөгыльләнә аласыз – мәсәлән, китап укый аласыз. Ә дәрестән алар беркая да китә алмый.
— Өйдән укуга, онлайн-белем алуга күчә ала.
— Карабаштамы? Бу мөмкин түгел. "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәресләр өстәмә түгәрәк булуына карамастан, балалар барыбер аңа йөрми кала алмый.
Балаларны илдәге сәяси режимга ризалашырга өйрәтәләр.
[Сугыш башланганнан соң] пропаганда бик күп булды. Балаларны илдәге сәяси режимга ризалашырга өйрәтәләр. Аларның бу мәсьәләдә тәнкыйтьчән фикерләвен тулысынча юк итәләр.
Сугышка кадәр әләм чыгарып, линейкада тезелүләр юк иде. Сугышка кадәр мондый коточкыч нигезләмәләр юк иде.
— Балаларның Тик-Ток, Инстаграмны да карауларын исәпкә алсаң, мәктәп пропагандасы аларны ни дәрәҗәдә зомбилаштыра ала?
— Яшүсмерләргә, бәлки, моннан котылу ансат булыр. Ләкин нәниләргә, минемчә, юк, чөнки укытучы сөйләгән әйбер башлангыч мәктәп укучылары өчен авторитет булып тора.
— Сезнең янга ярдәм сорап килделәрме, мәсәлән, "без моның белән риза түгел" дип уртаклаштылармы?
— Мондый очраклар булды, ләкин бу сорау телевидение өчен түгел, – бездә балалар сөйләшкәннең барысын да күзәтеп баручы махсус комиссия эшләде.
— Бу пропагандада тәрбияләнүче Русия балаларының киләчәге турында ни уйлыйсыз? Мәктәп аларның тормышында ни дәрәҗәдә эз калдырыр?
— Пропаганда көчле. Әмма без аңларга тиеш, барысы да гаиләдән килә. Әгәр гаиләдә әти-әниләр пышылдап кына: "Укытучы әйткәннең барысын да тыңлама, ул моны сезгә сөйләргә тиеш, һәм моннан беркая да китә алмый", — дисә, бала моңа бармак аша караячак. Ә инде өйдә бала белән берничек тә сөйләшмәсәләр яки моны хупласалар, ул моны сеңдерәчәк.
"Мин Русиягә кайтырга телим, чөнки ул минем илем"
— Трейлерда сез бу фильм белән киләчәктә үзегезгә нинди проблемнар тудырачагымны әле белмим дисез. Нинди проблемнар килеп чыкты инде?
— Миңа өйдән чыгып китәргә туры килде. Үземнең кече ватанны, гаиләне ташларга. Минемчә, бу инде проблем.
— Сезгә карата котырту башландымы?
— Яздылар, шалтыраттылар, җәфалау белән янап аудио хәбәрләр җибәрделәр.
— Русиядән ничек киттегез, нинди хисләр белән илдән аерылдыгыз?
— Мин кайтыр вакыт килер, һәм барысы да яхшы булыр, бәлки, сугышка кадәр булганнан да яхшырак булыр, дигән өмет белән киттем.
Әмма һава аланында бик куркытты. Төркиягә кадәр һәм кайтыр юлга билетлар алынган иде. Ә биштәрдә каты дисклар өеме, ноутбук, фотоаппарат ята.
Мин ул вакытта кинәт берәрсе каты дискны алып карый башласа, "Кая һәм ни өчен барасың?" дип сораячаклары мантыйклы булачак дип уйладым.
— Интернетка йөкләү мөмкин түгел идеме?
— Русия болыт саклагычларын куллану куркыныч булыр иде кебек. Ә гугл-диск өчен түләү мөмкин булмады, чөнки Русия банк карталары томаланган иде.
— Чит илдә фильмга нинди реакция булды?
— Кешеләр елый-елый карады. Миңа премьера вакытында Швециядән шалтыраталар, һәм ике ханым елый-елый: "Рәхмәт сезгә бик зур, рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт", ди. Мин әйтәм: "Еламагыз, юкса, хәзер мин дә елый башлаячакмын". Рәхмәт сүзләре яздылар.
— Русиядә сезне хуплаган кешеләр булдымы?
— Бар андый кешеләр. Таныш түгелләре дә, танышлар да. Туганнар белән минем яхшы, җылы мөнәсәбәтләр. Мин аларны яратам. Дөрес, әни бу гамәлне хупламады, кабул итмәде.
— Сез аның белән моңа кадәр бу хакта сөйләшмәгән идегезме?
— Юк, фильм әзерләнүе турында беркем дә белмәде.
— Әмма сез Русиядә яшәгән чорда ук фильм ясаячагыгызны аңлагансыз, режиссер тапкансыз. Урысча сөйләшмәгән режиссер белән ничек эшләдегез?
— Ул миңа: "Менә моны төшер", "Үзеңнең өеңне, анда ничек яшәгәнеңне төшер, камераны куй да ни уйлаганыңны сөйлә", дип язды. Ә мин "бу нәрсәгә кирәк, мин бит бөтенләй башка әйбер төшерәм" дип фикер йөрттем.
Сценарий планнарын мәгариф министрлыгы үзе җибәрә иде: кая барырга, ни төшерергә, нинди хэштеглар белән чыгарырга
Ләкин сценарий планнарын мәгариф министрлыгы үзе җибәрә иде: кая барырга, ни төшерергә, нинди хэштеглар белән чыгарырга. Бу яктан алар, афәрин, башкарып чыктылар.
— Сез үзегезне пропаганда системы өлеше итеп хис итә идегезме? Сез бит дәүләт мәктәбендә эшлисез, дәүләттән хезмәт хакы аласыз, алар кушканны үтисез?
— Әйе, мин үземне шулай тойдым һәм хәтта эштән китәр өчен гариза да яздым. Әмма режиссер әлегә эштән китәргә иртә диде.
— Ничек уйлыйсыз, тамашачы бу фильмнан ни алырга тиеш?
— Фильм илгә, ватанга мәхәббәт һәм бөтен тере нәрсәне үтерүче режимга нәфрәт турында.
Мин бу фильмны Русиядә, Карабашта яшәүче кешеләрнең каравын телим. Бу фильмны караган кешеләр аны аңлар дип уйлыйм. Бәлки, кемдер ачулы комментарларын да җуеп ташлар.
— Чит илгә ияләшү ничек уза? Мәгариф белән бәйле яки педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнергә җыенасызмы?
— Юк. Ияләшү авыр уза. Кайчакта сөйләшергә кеше юк, ә сөйләшәсе килә. Кайчакта үзеңә нинди шөгыль табарга белмисең. Шәһәр буйлап йөрергәме? Мин инде барысын йөреп чыктым кебек. Авыр. Әмма мин төшенкелеккә бирелмим.
— Киләчәк турында уйламаска тырышасызмы?
— Әйе, берни аңлашылмый, берни билгеле түгел. Ни булыр дип вариантларны актара башлыйсың — башка начар фикерләр үрмәли. Эч поша башлый аннары үзеңә: "Әле булмаган нәрсә турында уйлама, тынычлан", дисең.
— Шул ук вакытта сез кайтырга телисез?
— Мин Русиягә русияле буларак кайтырга телим, чөнки бу минем илем. Мин аны яратам, мин анда булган бөтен әйберне акылдан шашып яратам. Әмма мин бу хакимиятне яратмыйм һәм Путинны яратмыйм. Мин моны сайламадым.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!