Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нариман Джелял: "Кырым сугышка әзер торырга тиеш"


Нариман Джелял
Нариман Джелял

Кремль тоткыннары булган кырымтатарлар ничек яши? Аларны ничек азат итәргә? Русия белән Украина арасында сугыш барганда Кырымны нәрсә көтә һәм аның деоккупациясенә ничек әзерләнергә? Бу хакта күптән түгел Русия тоткынлыгыннан азат ителеп, Киевка җибәрелгән хокук яклаучы Нариман Джелял сөйли. 

28 июньдә Украина Русия әсирлегендәге ун ватандашын кайтарды. Кайтарылучылар арасында кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял да булды. Ул 2021 елда аннексияләнгән Кырымда кулга алынып, газүткәргечтә диверсия ясауда гаепләнеп, 17 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Июль башында ул һәм аның гаиләсе Киевка күченде.

Кремль тоткыннары булган кырымнар ничек яши? Аларны ничек азат итәргә? Русия белән Украина арасында сугыш барганда Кырымны нәрсә көтә һәм аның деоккупациясенә ничек әзерләнергә — Нариман Джелял бу хакта "Крым.Реалии"га сөйләде.

"Кызым мине фотоларда гына күрде"

Нариман-бей, хуш килдегез. Сезне азат җирдә, "Крым.Реалии"ның Киев офисында сәламлибез. Өч елга якын сез сәяси сәбәпләр белән Русия тоткынлыгында булдыгыз. Иректә ниләр эшләргә өлгердегез?

Балаларыңны, хатыныңны кочаклауның нинди бәхет икәнен аңлатып та бетереп булмый

— Үземнең чынлап та азат кеше икәненә, ниһаять, ышана алдым. Моңа күнегергә тырышам. Хәзер гаиләмә, дусларыма, эшкә кайтырга, башка төрле тормыш темпына өйрәнергә кирәк. Әкренләп өйрәнәм.

— Бу авыр биреләме?

— Юк, авыр түгел. Моңа эчке көчем җитәчәк. Шушы вакыт эчендә мин аны тупладым, үземә, тирә-ягымдагы кешеләр һәм дәүләтебезгә файдалы итеп кулланыр өчен үстердем.

Әлбәттә, мин көчемне безнең бөтен сәяси тоткыннар — Русия әсирлегендә утырган сивил затларны минем кебек үк азатлык һавасы сулый, туганнарын кочаклый һәм ирекле булуның никадәр бәхет икәнен тоя алсыннар өчен куячакмын.

— Гаиләгез сезне ничек каршылады?

— Бу бик хисле вакыйга булды. Балаларыңны, хатыныңны кочаклауның нинди бәхет икәнен аңлатып та бетереп булмый.

Кызым минем кайтуыма ничек карар микән дип борчыла идем. Чөнки миннән аерганда, аңа нибары 11 ай гына иде. Ул әтисе турында фотолар яки элегрәк төшерелгән видеолар аша гына белде. Мин дә аның үскәнен фотолардан гына карап бара алдым. Мин баланың беренче тапкыр тәпи атлавы, беренче сүзләрен әйткән иң матур вакытларын күрми калдым. Ул мине ихлас күңелдән кабул итте. Башка балалар да. Һәм хәзер, беренчедән, без бергә була алу мөмкинлегеннән ләззәтләнәчәкбез. Икенчедән, яңа шартларда, Украинада нормаль тормыш кору турында уйлаячакбыз. Кызганыч, Кырымнан читтә.

Нариман Джелял һәм аның хатыны Левиза
Нариман Джелял һәм аның хатыны Левиза

"Русия – дошман, Украина – безнең ил"

Гаиләгез белән Киевта Русия атышлары дәвам иткән шартларда ничек тормышыгызны көйлисез?

— Атышлар һәм ракетның балалар хастаханәсенә төшүе (Киевтагы "Охматдет" хастаханәсенә һөҗүм) чын психологик сынау булды.

Гәрчә, шартлау тавышлары безнең өчен яңалык түгел. Алар Кырымда да яңгырый. Шуңа күрә балалар өчен бу стресс түгел. Әмма балалар бер кагыйдәне истә тотарга тиеш: тревога вакытында качу урынына йөгерергә, аларның кайдалыгын белергә, үз-үзеңне ничек тотарга һәм үзең белән нәрсә алырга. Балаларга кемнең атуын, нинди максатка ирешергә теләвен, ни өчен бу сугышның барганын аңлаттык.

Ничек аңлатасыз?

— Кырымда ук аларга "дошман бар" дип әйтә идем. Ул — Русия. Һәм безнең ил бар – Украина. Балалар яхшылык белән яманлыкны аера белә. Бер шундый кызыклы гына хәл булды. Балаларны бакчадан һәм мәктәптән алдым да, машинада өйгә кайтып барабыз. Кырым авылларында кайбер йортларда Русия байрагы эленгән. Икенче кызым Эмине, берни аңламыйча: "Әти, кара, нинди матур флаг" ди.

Һич кенә дә туктап калырга ярамый. Вазгыять үзгәрәчәк. Ул әлегә фронттагы хәлләргә бәйле.

Мин шунда машинаны туктаттым да, аңлата башладым: "Балам, бу — Русия байрагы. Ул — дошман дәүләт. Алар безнең илгә һөҗүм итте. Безнең нинди ил икәнен беләсеңме?" "Әйе, - ди. – Украина".

"Украина — безнең ил, ә Русия һөҗүм итте һәм безгә авырлыклар китерә. Аңладыңмы?" — "Аңладым".

"Тик, — дим, — бу хакта беркайда да сөйләмә: мәктәптә, дусларың арасында сөйләп йөрмә. Әмма син моны белергә тиеш. Хупмы? — "Хуп".

Аннары күпмедер вакыт узгач, тагын шулай машинада барабыз. Ул инде бераз үскән иде. "Мин бу илне яратмыйм" диде.

Баланың хакыйкәтьне аңлавы мөһим иде миңа. Соңыннан Кырымда яшәүчеләргә дә мөрәҗәгать иттем: "Балаларны ташламагыз! Бу ялганнан аларны коткарыгыз!" дидем. Ә инде төрмәгә эләккәч, минем балалар тагы да ныграк аңлады.

Нариман Джелялның кызлары, 2021 ел
Нариман Джелялның кызлары, 2021 ел

"Фронттагы җиңүләр кешеләрне иреккә җибәрүгә ярдәм итәчәк"

Кырымтатар халкының милли лидеры Мостафа Җәмилев Русия кырымтатарларны азат итү мәсьәләсендә бик бәйләнчек дигән иде. Имеш, азат ителгән бер кырымтатарга Русия 50ләп Русия ватандашын сорый. Сезнең иреккә җибәрелү бәясе мәгълүммы?

Барлык сәяси тоткыннарның фамилияләре исемлектә бар. Әмма алмаштыруга кем эләгәсе соңгы минутларда гына билгеле була.

— Белмим. Төрле хәбәрләр килеп иреште. Русиянең шәхсән миңа һәм башка кырымтатарларга ни өчен шундый мөнәсәбәттә булуын аңлап бетермим. Күрәсең, алар Кырымтатар мәҗлесе белән бәйле һәм Украина хакимияте тарафыннан яклау тапкан кырымнар һәм кырымтатарларны азат итүгә ниндидер тренд барлыгын аңлый һәм бу әйбердән файдаланып калырга тели. Украина минем өчен күпме түләргә мәҗбүр булуын мин белмим. Әлеге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт кенә әйтәм. Украинаның һәр кешесенең гомере бәһасез. Аларны азат итәр өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Һәм мин инде бу эшкә кушылырга тырышам.

– Кырым сәяси тоткыннарын бүген ничек азат итеп була? Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле сивил затларны алыштыру башкарылмый. 2019 елдан бирле сезнең очрак – беренче.

— Механизмнарын уйларга кирәк. Әлбәттә, ике яклы сәяси ихтыяр булганда, бу мөмкин. Һәм моның дәлилләре бар. Халыкара хокуклар, эчке хокуклар кысаларында бу механизмнарны эшләп, канунлаштыру кирәк. Һәм сөйләшергә. Әлбәттә, Русия белән Украина арасында мөнәсәбәтләр бөтенләй юк дәрәҗәсендә булганда бу бик авыр.

Ләкин һич кенә дә туктап калырга ярамый. Вазгыять үзгәрәчәк. Ул әлегә фронттагы хәлләргә бәйле. Фронттагы җиңүләр кешеләрне азат итүгә дә ярдәм итәчәк.

Алмаштыру эшләре барганда сезнең эш фигурантлары бертуган Ахтемовлар, Ление Умерова һәм Сәрвәр Мостафаев исемнәре дә яңгырады. Әмма алар азат ителмәде. Алар турында сезнең нинди дә булса хәбәрләр бармы?

— Ление турында күп белмим, чөнки ул әсирлеккә күптән түгел эләкте. Һәм без шәхсән таныш түгел. Аның кайдалыгын ачыкларга тырышабыз. Сервер Мустафаев һәм Ахтемовларны мин белә идем.

Шуны әйтәсем килә: барлык сәяси тоткыннарның фамилияләре исемлектә бар. Әмма алмаштыруга кем эләгәсе соңгы минутларда гына билгеле була. Русияләр тырнагыннан кемне ычкындырып буласын әйтү авыр.

Нариман Джелял Асан һәм Азиз Ахтемовлар белән
Нариман Джелял Асан һәм Азиз Ахтемовлар белән

"Ялгызыңа бик авыр"

Әгәр моннан чыксак, Европага качарга кирәк. Русиядә нормаль тормыш булмаячак. Бу — демократик ил түгел.

– Тикшерү изоляторыннан язган бер хатыгызда сез "Кырым язы" тарафдары, активист Константин Ерманов белән бер камерада утырырга туры килде дип яздыгыз. Оппонентыгыз белән бер бүлмәдә утыру сынавын ничек уздыгыз?

– Кызыклы тәҗрибә булды. Ул минем белән озак утырмады. Баштарак аның белән бергә утыру теләге бөтенләй юк иде. Аннары үз-үземә болай дидем: тукта, сөйләшеп кара, алар нәрсә сөйләгәнен ишет. Һәм без вакытны бик файдалы уздырдык.

"Нариман, хатыныңа әйт, үзе дә, балаларың да инглиз телен өйрәнсен. Әгәр моннан чыксак, Европага качарга кирәк. Русиядә нормаль тормыш булмаячак. Бу — демократик ил түгел", диде ул миңа.

("Крым.Реалии" һәм Азатлык Радиосы редакцияләрендә Константин Ермолаевның әлеге шәхси сөйләшүгә карата позициясе юк. Без аңа яки аның вәкилләренә бу уңайдан сүз бирергә әзер.)

– Аек акыл калдыклары тоткынлыкта килеп чыга дип әйтәсегез киләме?

– Әйе! Ләкин мин ул вакытта нык ачулы идем. "Син — кабәхәт! Син монда Русияне китердең. Син минем ватаныма афәт алып килдең. Ә инде үзеңнең койрыгыңа баскач, кая качасың? Үзең күрә алмаган Европагамы?!" дип әйтәсем килде. Кызганыч, 2014 елгы вакыйгалар өчен гаепле кешеләр Кырымда күп.

– Бу кеше сезнең белән бер камерага очраклы эләккән дип уйлыйсызмы?

Мин һәрвакыт "кызып китмә" дигән кагыйдә белән яшим. Чөнки бу провокация дә булырга мөмкин.

– Аның бик тиз күчерүләрен исәпкә алганда, очраклылык та булырга мөмкин. Әмма мондый әйберләр болай гына ясалмый. Бәлки, безне ачуланышырлар, сугыша ук башларлар дип уйлаганнардыр. Шуңа күрә мин һәрвакыт "кызып китмә" дигән кагыйдә белән яшим. Чөнки бу провокация дә булырга мөмкин.

– Бүген күпчелек кырымнар "Кырым язы" тарафдалары белән күрше булып яшәргә мәҗбүр. Сез аларга нинди киңәшләр бирә аласыз?

– Кадерле дусларым, сез кычкырып әйтмәгән, әмма эчегездә йөргән кыйммәтләр сезнең өчен генә түгел, ә бөтен дөнья өчен дә мөһим булып тора, сезнең моңа эчке ышанычыгыз булырга тиеш! Хаклык сезнең якта. Бу хаклыкка таяныгыз һәм сезнеңчә уйлаучы ике-өч кеше булса да табып, шулар белән аралашыгыз. Сак кына, телефоннарсыз. Берәр кая барыгыз да, шунда сөйләшәгез. Чөнки ялгызыңа бик авыр. Бу ялгыз камерада утырган кебек. Һәм, әлбәттә, азат ителүгә ышаныгыз. Бу вакыт җитәчәк. Мин — моның дәлиле.

"Алданмагыз: Кырымда да хәрби операция булачак"

Кырым деоккупациясе ничегрәк булыр дип уйлыйсыз?

— Авыр булачак. Дипломатик яки сәяси юл белән генә булыр дип ышанырга яармый.

Сугышка да әзер торырга кирәк дисезме?

Әлбәттә, азат ителүгә ышаныгыз. Бу вакыт җитәчәк. Мин — моның дәлиле.

— Бүгеннән үк. Тыныч кына узар дип хыялланмагыз да. Украина яки башка илләр дипломатик юлны теләми дигән сүз түгел, Русия теләми! Шуңа күрә, аңлашыла ки, Кырым төрле юллар белән азат ителәчәк. Шул исәптән хәрби юл белән дә. Моңа әзер торырга кирәк. Корбаннар да булачак.

Русия пропагандасы Кырымда тормыш тыныч дип күрсәтә.

— Шуңа күрә Кырым кешеләренә мөрәҗәгать итәсем килә: игътибарлы булыгыз, тормыш анда юньле түгел. Хәрби операция башланса дип, сумкалар, ниндидер кирәкле әйберләр әзерләп куегыз. Буламы, булмыймы – әзер торыгыз. Пропаганданы тыңлап алданмагыз.

Кырым, Акмәчет. Русия пропагандасы стенды, 2024 ел
Кырым, Акмәчет. Русия пропагандасы стенды, 2024 ел

"Кырымнар украиннар булып кала һәм бу безнең җиңү"

Кырымны кире кайтарганнан соң Украина алдында нинди бурычлар торачак?

Русия пропагандасы аларны "Украина — сезнең дошман, алар сезне үтерәчәк" дип такылдап тора

– Иң авыры кешеләрне украин фикер киңлегенә кайтару булачак. Русия безнең кешеләрне Украинадан фикер ягыннан аеру өчен барысын да эшли.

Кайберәүләр нык тора, алар күп. Әмма тегендә дә, монда да таянычы булмаган кешеләр тагы да күбрәк. Алар курка. Чөнки Русия пропагандасы аларны "Украина — сезнең дошман, алар сезне үтерәчәк" дип такылдап тора.

Кырымда яшәүче бик күп кеше кайтырга тели. Бернинди шартларга карамыйча теләүчеләр бар. Кайткан очракта Украина дәүләте безгә карата ниләр эшләячәк дигән сорауга анык җавап ишетергә теләүчеләр бар. Боларның барысын да алдан сөйләшергә, кешеләрне әзерләргә кирәк. Әмма төп фикер мондый булырга тиеш: "Без сезнең кайтуыгызга шат, без сезгә ярдәм итәчәкбез". Украина моны әйтергә тиеш.

– Сез Кырымга кайтырга җыенасызмы?

– Әлбәттә. Бүген үк кайтып китәр идем. Әмма әлегә бу мөмкин түгеллеген аңлыйм. Кайту белән төрмәгә утыртып куячаклар. Төрмәдә инде мин эшли алганны эшләдем. Хәзер монда эшләргә кирәк. Кешеләрне төрмәләрдән чыгарырга.

– Кырымда төгәлләп бетермәгән эшләрегез дә калгандыр?

– Әлбәттә, бар. Төп эшләрдән тыш, мин бөтен вакытны кешеләр үзаңын, үзтәңгәллеген сакласын дип тырыштым. Минем азат ителүгә реакцияне күргәннән соң, "без җиңдек" дип уйлап куйдым. Мин генә түгел, миңа ярдәм иткән, теләктәшлек күрсәткән башка кешеләр дә.

Әлбәттә, Кырымда калганнар оккупацияләнгән Кырымда ничектер яшәргә тиеш. Әмма аларның үзаңнары украин булып кала. Һәм бу — безнең җиңү. Бу нәтиҗәне ныгытып куярга кирәк. Безнең җәмгыятьне берләштерү – иң зур бурыч. Бу элемтә никадәр нык булса, Кырым Украинага кайтканнан соң безгә җиңелрәк булачак.

  • Нариман Джелял 1980 елда Үзбәкстанда туган. 1980нче еллар ахырында гаиләсе белән Кырымга кайта, Джанкойда мәктәптә укый. ATR телеканалында алып баручы, "Авдет" газетында хәбәрче булып эшли һәм Акмәчет халыкара мәктәбендә тарих һәм хокук белеме укыта.
  • 2013 елдан кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы урынбасары, Кырымны аннексияләгәннән соң Мәҗлес эшчәнлеген тыюга кадәр — мәҗлеснең мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе.
  • 2014 елның маенда Нариман Джелял "Русия хакимияте белән диалог мөмкин түгеллеген аңладык", дип белдерде.
  • 2015 елның 27 мартында Русиянең куәт оешмалары Нариман Джелялның Акмәчет районы Бейтаныш авылындагы йортында тентү үткәрде. Джелялне "26 февраль эше" нигезендә сорау алуга чакырдылар.
  • 2018 елның ноябрендә Киевтан Кырымга барышлый Русия ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды. Джелял ФСБ хезмәткәрләренең игътибарын Корылтай йөз еллыгына әзерләнгән тәңкәләр, Кырымның аннексиясе турындагы китап, Кырымтатар корылтае конференциясеннән калган блокнотлар җәлеп итүе турында сөйләде. Моннан тыш, ФСБ хезмәткәрләре Нариман Джелялнең телефонын һәм аның телефондагы элемтәләрен тикшергән.
  • 2021 елның 4 сентябрендә Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентүләр уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Аны һәм бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләделәр. ФСБ фаразына күрә, август ахырында Eкраина күзләве кушуы белән кырымтатарлар "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмавын белдерде.
  • Нариман Джелял "Веджие Кашка эше" фигурантларына актив теләктәшлек күрсәтеп килде, "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе җыелышларында катнашты.
  • 2020 елның сентябрендә Украина президенты офисы җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Трофимов Нариман Джелялгә III дәрәҗә "Хезмәтләре өчен" ордены тапшырды.
  • 2022 елның 21 сентябрендә 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Мәхкәмә аның белән бер эштә гаепләнүче Асан Әхтәмовны — 15, аның бертуганы Азиз Әхтәмовны 13 еллык кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Милли Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG