Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида ФСБ идарәсе бинасына ут төрткәннәр


Новосибирскида 3 октябрьгә каршы төндә ФСБ идарәсе бинасының тәрәзәсенә шартлаткыч матдә салынган шешә ыргытылган. Бу хакта Baza хәбәр итә.

Әлеге Telegram-каналның мәгълүматларына күрә, бинаның беренче катында янгын башланган. Бер кабинет тулысынча янып беткән, хәзер аның тәрәзәләре каплап куелган. Янгын эзләре шулай ук бинаның тышкы диварларында да күренә. Ут төртүче янәсе "Украина территориясеннән әмер биргән мошенникларның биремен үтәгән" диелә.

Моңарчы Украинаның Баш күзләү идарәсе янгын видеосын тараткан иде, әлеге видеода билгесез затның беренче каттагы тәрәзәне ватып аңа ниндидер предмет атканы күренә: ут аның үз киеменә дә күчә, ул аны сүндерә дә качып китә.

  • Русия Украинага каршы сугышын башлаганнан соң, РФ төбәкләрендә хәрби комиссариат, полиция бүлекләре, шәһәр хакимияте биналары һәм "Бердәм Русия" фиркасенең кабул итү бүлмәләренә ут төртү күренешләре башланды. Илдә мобилизация игълан ителгәннән соң бу очраклар бермәбер артты. Кайбер очракларда ут төртүдә гаепләнеп тоткарланган кешеләр бу эшкә аларны интернет аша билгесез затлар үгетләгән дип сөйләде. Русия хакимиятләре ут төртү күренешләрен теракт буларак бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG