Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ОВД-Инфо": сугыш башыннан бирле Русиядә сугышка каршы булган мөгалимнәрне кимендә 148 тапкыр эзәрлекләгәннәр


Пензада инглиз теле укытучысы Ирина Генны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат тарату" маддәсе нигезендә биш елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр
Пензада инглиз теле укытучысы Ирина Генны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат тарату" маддәсе нигезендә биш елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр

51 очракта укытучыларны әләкләгәннәр. Бу әләкләрне нигездә укучылар үзләре яки аларның әти-әниләре язган.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң, сугышка каршы карашларын белдергән Русия укытучыларына кимендә 106 административ эш һәм 23 җинаять эше ачылган. Бу "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты тикшеренүендә әйтелә.

Соңгы ике ел ярым эчендә Русия мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында белем бирә торган мөгалимнәргә хакимиятләр 148 тапкыр басым ясаган, дип исәпләп чыгарган хокук яклаучылар.

Эзәрлекләүгә дучар ителгән укытучыларның күпчелеген (59 процентын) ахыр чиктә эштән куганнар (82 кешене эштән куганнар, өч кешене укытудан читләштергәннәр, ике очракта - эштән читләштереп, соңрак куганнар). Эзәрлекләнгән укытучыларның 22се башка илгә күчеп киткән, бишесе исә Русиядән җинаять эшләре аркасында китеп барган.

2022 елдан башлап Русия хакимиятләре мәктәпләргә һәм югары уку йортларына пропаганда дәресләре кертте, патриотик тәрбияне көчәйтте, ә укытучылардан сугышны актив рәвештә хуплау таләп ителә башлады, дип яза хокук яклау проекты. Бу исә укытучылар җитмәүгә китергән. 2023 елда мәктәпләрдә 193 мең укытучы киткән, ә бу илдәге бөтен укытучыларның 14 проценты кадәр.

"Урыннарында калганнар исә сәяси карашларын ачыктан-ачык әйтә алмый. Алар компромиссларга барырга, эшләрендә эзоп телен кулланырга мәҗбүр", диелә тикшеренүдә.

Сугышка каршы булган мөгалимнәрне эзәрлекләү ешрак әләкләүләрдән соң башланган (148 очракның 51ендә шулай булган). Бу әләкләрне нигездә укучылар үзләре яки аларның әти-әниләре (22 очрак), хезмәттәшләре (дүрт очрак), җитәкчеләре (дүрт) һәм сугышны хуплаучы Z-активистлар (өч очрак) язган.

Әләкләрнең 63 проценты укытучыларның укучылар яки хезмәттәшләре белән аралашканда телдән әйткән сүзләренә нигезләнә. Барлык очракларның 56 процентында бу әләкләргә аудио яки видео язма да беркетмәгәннәр. Тик барлык очракларда да әләктән соң укытучыны эштән куганнар яки административ йә җинаять маддәсе нигезендә эзәрлекли башлаганнар, дип җиткерә хокук яклаучылар.

"ОВД-Инфо" әләкләүләрнең саны акрынлап кими баруы күзәтелә, ди. Шулай ук укытучыларга каршы административ һәм җинаять эше ачу очраклары да кимегән (иң күп эзәрлекләүләр 2022 елда булган).

Бу исә укытучылар арасында үзцензураның артуы турында ссөйләргә мөмкин, дип искәртелә.

Эзәрлекләү очракларын өйрәнгән чакта хокук яклаучылар уңай күренешләргә дә тап булган. Мәсәлән барлык 148 очракның 43ендә мөгалимнәрне хезмәттәшләре, укучылары һәм аларның ата-аналары хуплаган. Алты укытучы үзенә ачылган административ эшне туктатуга ирешә алган. Бер җинаять эшен дә процессуаль канун бозулар аркасында туктатканнар. Дүрт укытучы исә канунсыз рәвештә үзен эштән җибәргәннәре өчен компенсация алуга ирешкән.

  • Азатлык сугышка каршы эзәрлекләнгән укытучылар турында берничә тапкыр язды. Әйтик Пензадан инглиз теле укытучысы Ирина Ген өстеннән укучылары әләк язган иде. Укытучы балалар белән үзара сөйләшкәндә Русиянең Украинага һөҗүмен тәнкыйтьләгән булган диелде. Укытучыга Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.
  • Казанда музыка укытучысын Русия гаскәрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 15 мең сум штрафка тартканнар иде. Ул Британия рок-музыканты Джон Леннон җырындагы "Make love, not war" ("Мәхәббәт белән шөгыльләнегез, сугыш белән түгел") дигән сүзләрне бишмәтенә яздырган булган диелә.
  • Аннексияләнгән Кырымның Карасубазар (Белогорски) техникумы укытучысы Андрей Белозеровны уку йортында "Байрактар" исемле украин җыры кушып куюы өчен эшеннән алдылар. Русиянең SHOT-ШОТ басмасы "укучылар Андрей Белозеровтан зарланган", дип язды, янәсе укытучы гел "Украин кораллы көчләренең килүен көтәм дип сөйләгән, социаль челтәрләрдә русияләр турында начар фикерләр калдырган, Русия гаскәренең югалтуларына сөенгән һәм тиздән Кырым күпере булмаячак дип әйткәләгән". Соңрак Белозеровны Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләүдә" гаепләп 100 мең сум штраф салдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG