Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Дуров Франция дәгъваларын "көтелмәгән нәрсә" дип атады


Павел Дуров
Павел Дуров

Аерым алганда, ул Telegram-да җинаятьчеләр белән көрәшү чараларын күрергә вәгъдә иткән.

"ВКонтакте" социаль челтәренә һәм Telegram мессенджерына нигез салган Павел Дуров Франциядә тоткарланганнан соң, үзенең каналында беренче постын чыгарды.

Язылучыларына үзен хуплаулары өчен рәхмәт белдергәннән соң, Дуров француз полициясенең үзеннән дүрт көн буе сорау алуын әйткән. Полиция аңлатуынча, Дуров "башка кешеләрнең Telegram-ны канунсыз куллануы өчен җаваплы", ул ясаган социаль челтәрнең җитәкчелеге хакимиятләрнең "мөрәҗәгатьләренә җавап бирмәгән".

Дуров бу дәгъваларны "көтелмәгән нәрсә", ә булган хәлләрне "шаккаттыргыч", дип атый. Чөнки "Telegram-ның Европа берлегендә рәсми вәкиле бар, ул мөрәҗәгатьләргә җавап бирә", дип ачыклык керткән ул. Шулай ук "шәхсән үзем террорчылык куркынычы белән көрәшү өчен Франциядә Telegram-ның кайнар элемтәсен булдырырга ярдәм иттем", бу вакыт эчендә "ярдәм сорарга дип элемтәгә чыгу өчен, француз хакимиятләренең бик күп төрле ысуллары бар иде", дип язган.

Дуров искәртүенчә, әгәр нинди дә булса ил интернет-сервистан канәгать түгел икән, тәҗрибәдән күренгәнчә, дәгъваны бу сервиска каршы ачалар, ә өченче затлар кылган җинаятьләрдә баш мөдирне гаепләмиләр.

"Илнең көйләп торучы оешмасы белән аралашканда кайвакыт сер итеп саклана торган мәгълүмат һәм иминлек арасындагы баланс турында килешә алмыйбыз. Мондый очракларда без илдән китәргә әзер. Моны күп тапкырлар эшләдек. Русия кулланучыларны күзәтеп тору өчен "шифрлау ачкычларын" таләп итте, без баш тарттык һәм Русиядә Telegram тыелды. Иран бездән тыныч протест белдерүчеләрнең каналларын томалауны таләп иткән иде, без баш тарттык һәм Telegram Иранда тыелды. Безнең принциплар белән туры килмәстәй базарлардан без китәргә әзер, чөнки без моны акча өчен эшләмибез", дип тә искәрткән Дуров.

Шул ук вакытта ул Telegram-да җинаятьчеләр белән көрәшү чараларын күрергә вәгъдә иткән.

"Бу яктан вазгыятьне шактый яхшырту максаты куйдым. Ширкәт эчендә бу процессны башладык та", дип яза Дуров.

  • Павел Дуровны 24 августта Париждагы Ле-Бурже һава аланында тоткарладылар.
  • Дүрт көннән соң мәхкәмә аңа гаепләүләр белдерде. Аларның күбесе Telegram ярдәмендә авыр җинаятьләр кылына, ә платформның җитәкчелеге Франция тәртип саклау оешмалары белән хезмәт итми дигән мәгънәдә.
  • Моның белән беррәттән Дуровны биш миллион евро күләмендә залог түләтеп, мәхкәмә күзәтүе билгеләп, сак астыннан чыгардылар. Эшкуарга Франциядән китү тыела. Атнасына ике тапкыр ул полициягә килеп билгеләнергә тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG