Accessibility links

Кайнар хәбәр

Питрәч районы авылларында "иминлекне кайгыртып" Сабантуй үткәрмәячәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Быел чаралар уздырган урыннарда иминлекне тәэмин итү таләпләрен кырыслаттылар. Күп кенә җирлекләр әлеге таләпләрне үти алмый, шуңа күрә җирлек башлыклары һәм район белән авылларда Сабантуй уздырмаска дигән карар кабул иттек", дигәннәр.

Быел Татарстанның Питрәч районында милли бәйрәм Сабантуйны бары тик Питрәчнең үзендә генә үткәрәчәкләр. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәрчесенә районның матбугат хезмәтендә әйткәннәр.

"Быел чаралар уздырган урыннарда иминлекне тәэмин итү таләпләрен кырыслаттылар. Күп кенә җирлекләр әлеге таләпләрне үти алмый, шуңа күрә җирлек башлыклары һәм район белән авылларда Сабантуй уздырмаска дигән карар кабул иттек", дигәннәр.

Питрәч хакимияте бу карарны дөрес булыр дип тапкан һәм "бөтен ил өчен катлаулы вакытта" килеп чыккан бу хәлне аңлап кабул итүне сорый. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын исә Питрәчнең Нарат урманындагы стадионда бүләкләячәкләр.

Быел Башкортстанның Мәчетле районында да Украинадагы сугышны сәбәп итеп Сабантуй үткәрмәскә булганнар. Анда сугыш барганда бәйрәм чаралары кирәкми дип саныйлар. Сабантуйны солдатлар сугыштан кайткач уздырачаклар. Ә быелга чәчү эшләре алдынгыларын бүләкләү белән генә чикләнмәкчеләр.

  • Татарстан авылларында һәм район үзәкләрендә сабан бәйрәмен 8-9 июньдә үткәрәчәкләр. Чаллыда - 15 июньдә, Казанда - 23 июньдә бәйрәм итәчәкләр.
  • Былтыр апрельдә "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире, журналист Илнур Фәйзрахманов Русиянең Украинага каршы сугышы барганда сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим итте. "Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда күшәп йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм. 2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде. Быел да җитәкчеләребезнең акылы өстен чыгар, һәм Татарстан, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, милли бәйрәмнәрне уздырудан тыелыр, дип көтәм", – дип, уй-фикерләрен җиткергән иде ул.
  • Моңарчы Сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк, диелгән иде. Сабантуйның 14 милли уены буенча методик басма әзерләнде. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган дип хәбәр ителде.
  • 2022 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдерде. Үзгәрешләр шул елны ук башланды, былтыр исә татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде. Сценарий авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, күмәк биюләрне куючы - хореограф Чулпан Закирова, режиссер - Айдар Җаббаров. Алар Сабантуй мәйданындагы тамаша, "пролог" өчен җаваплы булды.
  • Азатлыкка әңгәмәдәше әйтүенчә, тамашада татарга хас булмаган күренешләр күп булган. "Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде", дип сөйләде ул.
  • Татарстанның милли сәясәтендә Сабантуй төп урынны били башлады. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән җырлап-биеп хезмәттәшлек итәләр. Шул ук вакытта татарның төп проблемы мәгариф өлкәсендә күзәтелә. Татар теле дәресләре кими, татар мәктәпләре ябыла, укытучылар җитми, һуманитар фән аксый.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстанга мәгариф өлкәсендә эшләргә Мәскәү рөхсәт итми. Шул ук вакытта республиканың бу шартларда эшләр өчен үз стратегиясе юк. "Беренчедән, Мәскәү мәгариф һәм татар теле белән бәйле мәсьәләләрне күзәтеп тора. Минемчә, Мәскәү тарафыннан ниндидер кызыл чик билгеләп куелды. Шуңа да Татарстан күбрәк Сабантуйлар белән мавыга, төрле конференцияләр үткәрә, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайга һәйкәл куя, элмәтакталар урнаштыра", ди ул. Айсин сүзләренчә, Татарстан үткәрүче Сабантуйларның үз нәтиҗәсе бар, ләкин дәүләтнең милләткә дигән акчаларын төрле өлкәләргә бүләргә кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG