Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Русиягә гади корал белән һөҗүм ясалган очракта, ул атом коралы белән җавап бирә алачак


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

 "Атом шантажыннан башка, Русиянең дөньяны куркытып тору өчен бернинди кораллары да юк", дип фикер белдерде Украина ягы.

Кичә, 25 сентябрьдә Иминлек шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин атом коралы ярдәмендә башкаларны тыеп тору дәүләт доктринасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда ул хәрби куркынычлар исемлеген киңәйтергә кирәк дип саный, бу куркынычлар булганда Мәскәү үзен атом коралы кулланырга хаклы дип санаячак.

Доктринаның яңа версиясендә Русиягә атом коралы белән генә түгел, гадәти корал белән көчле һөҗүм ясасалар да, җавап итеп атом коралы куллану күз уңында тотыла. Путин стратегик яки тактик авиация очкычларын, канатлы ракетларны, пилотсыз очкычларны, югары тизлекле ракетларны һәм башка оча торган җиһазларны телгә алды. Русия ягына таба һава-галәм һөҗүм чаралары җибәрелү турындагы дөрес мәгълүмат булганда да атом җавабы була алачак.

Тулаем алганда, "ил суверенитетына критик куркыныч тудырырдай" теләсә нинди гамәлгә диярлек җавап итеп, Русиягә атом коралы куллану хокукы бирергә тәкъдим ителә.

Русия Беректәш дәүләт буларак үзен Беларусны яклау өчен дә атом коралы кулланырга хаклы дип санаячак.

Шулай ук Путин "атом коралы булмаган теләсә нинди дәүләт, атом коралы булган дәүләт ярдәмендә яки катнашында" Русиягә каршы хәрби гамәлләр кылса, моны "аларның Русиягә бергәләп һөҗүм итүе" дип карарга тәкъдим итә.

Атом коралы ярдәмендә тыеп тору каралган илләр һәм хәрби берлекләр исемлеге киңәйтелергә тиеш, диле Путин. Тик бу исемлеккә кайсы илләр өстәләчәген әйтмәде.

Украина президенты офисы Андрей Ермак Путинның тәкъдимнәренә фикер белдерде. "Атом шантажыннан башка, Русиянең дөньяны куркытып тору өчен бернинди кораллары да юк. Бу коралларның берсе дә эшкә ярамаячак".

Шул ук вакытта Көнбатыш матбугаты Путинның бу белдерүләрен мөһим яңалык дип тапмады. Көнбатыш матбугатында бу яңалыкка беренче биттә урын бирелмәде. Путин Көнбатышка атом коралы белән беренче тапкыр гына янамый, дип искәртте Der Spiegel.

  • Быел 7 июльдә Петербур икътисади форумында чыгыш ясаганда Путин атом доктринасын үзгәртү ихтималы барлыгын әйткән иде. Шул ук вакытта ул хәзерге вакытта атом коралын куллану турында "хәтта уйларга да" кирәк юк диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG