Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Шойгуны саклану министры вазифасыннан алды. Ул иминлек шурасына билгеләнде


Шойгу бу вазифада 2012 елдан иде.

Владимир Путин Сергей Шойгу урынына яңа саклану министры билгеләргә тәкъдим итте. Бу вазифага ул элекке беренче вице-премьер Андрей Белоусовны тәкъдим итте. Шойгу исә Николай Патрушевны алмаштырып Иминлек шурасы сәркатибе итеп билгеләнәчәк. Моннан тыш Шойгу хәрби-сәнәгать комплексы комиссиясендә Путинның урынбасары булачак.

Русиядә куәт оешмалары министрларын һәм тышкы эшләр министрын хөкүмәт башлыгы түгел, ә президент тәкъдим итә. Намзәтләрне Дума түгел, Федерация шурасы килештерә. Шойгу бу вазифада - 2012 елдан иде.

Сергей Шойгу саклану министры булып 2012 елдан бирле эшләде.

Ул Путинга якын кеше дип санала, аларның бергә ауга чыкканы булды, табигатьтә ял иттеләр. Шулай ук ул - "Бердәм Русия" фиркасен оештыручыларның берсе.

Шулай да хакимият яклы активистлар һәм блогерлар Шойгуны Украинадагы сугышта булган хәрби уңышсызлыклар өчен нык тәнкыйтьләде.

65 яшьлек Белоусов хәзерге вакытта Русиянең беренче вице-премьеры вазифасын башкаручы вазифасында тора. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин Думага аны яңа вазифасына билгеләүне тәкъдим итмәде.

Белоусовны хөкүмәттәге икътисад блогы кураторы дип атыйлар иде. Медиада аның икътисад министрлыклары һәм Үзәк банк белән низаглары турында хәбәрләр булды: ул икътисадта дәүләтнең ныграк катнашуын теләгән иде.

2014 елда ул Кырым аннексиясен хуплады.

Белоусов гаскәрдә хезмәт итмәгән. Путин сүзчесе Дмитрий Песков икътисадчыны саклану министры итеп куюга фикер белдереп, сугыш кырында "инновацияләргә ныграк ачык булучылар җиңә", дип әйтте.

  • Күптән түгел Шойгуның урынбасары Тимур Иванов кулга алынган иде. Аны миллиард сум ришвәт алуда гаеплиләр.
  • Путин Иминлек Шурасына Сергей Лавровны тышкы эшләр министры, Владимир Колокольцевны эчке эшләр министры, Александр Куренковны гадәттән тыш хәлләр министры, Константин Чуйченконы юстиция министры, Александр Бортниковны - ФСБ башлыгы, Дмитрий Кочневны - сак федераль хезмәте башлыгы, Сергей Нарышкинны - тышкы күзләү хезмәте башлыгы, Виктор Золотовны - Росгвардия башлыгы итеп калдырырга тәкъдим итте.
  • Хисап пулаты башлыгы итеп - президент хакимиятенең контроль идарәсе җитәкчесе урынбасары Борис Ковальчукны куячаклар. Ул Путинның дусты Юрий Ковальчукның улы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG