Казанда 19 нчы мәртәбә Хәтер көне узды. Ул быел да “Максатыбыз – бәйсезлек” дигән шигарь астында үтте.
Елдагыча, Казандагы кебек үк, Сембердә дә Хәтер көне узды.
Татар милли хәрәкәте әлеге чара белән, 1552 нче елда Явыз Иван тарафыннан Казанның алынуын билгеләп үтә.
Быелгы Матәм җыенын рәсми рәвештә Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы оештырды. Әлеге җыен Казанның Ирек мәйданында митинг белән башланып китте. Марат Мөлекев исемендәге Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов алып барган җыенда, якынча 150-200 кеше бар иде. Хәер, Яшьләр форумы оештыра дигәч, татар яшләре күбрәк чыгар дигән фаразларда булды. Яшьләр аз булса да катнашты һәм алар нигездә рәсми теркәлмәгән Шәрык клубы вәкилләре иде.
Ирек мәйданында сәгатьтән артык булган митингта татар, чуаш халкы вәкилләренең кайнар сәяси нотыклары да, җыр-шигырьләр дә булды.
Митингтан соң, килгән халык рәтләргә төзелеп, Казан урамнары буйлап, “Азатлык” дигән шигарләр кычкырып, Казан Кирмәненә юл тотты.
Кирмәндә урнашкан Сөембикә манарасы янында шәһитләр рухына дога кылынды, Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазы укылды.
Намаз-догадан соң, Казанны яклап шәһит киткәннәр хөрмәтенә куелырга тиешле һәйкәл урнында да чыгышлар дәвам итте.
Соңрак, бер төркем халык, Казанның Иске бистәсендә урнашкан татар зиратына барып дога кылу мәрәсимендә катнашты.