АКШтагы Коммунизм корбаннарын искә алу фонды Кытайдагы "тәрбия лагерьлары"ның яшерен материалларын чыгарды. Бу документлар Кытай полициясенең компьютер серверларын ватып алынган. Исемен күрсәтергә теләмәгән чыганак материалларны фондның фәнни хезмәткәре Адриан Ценцка тапшырган. "Синҗанның полиция файллары" дигән махсус сайт ясалган, барлык материаллар шунда урнаштырылган.
Сайтта Кытайдагы полиция хезмәткәрләренә бирелгән дистәләрчә рәсми боерык бар, 3 меңләп тоткарланучының фотосы, видеолар, кулга алулар турындагы 20 меңләп язма һәм Синҗанда яшәүче 300 меңнән артык кешенең шәхси мәгълүматы чыккан.
Коммунизм корбаннарын искә алу фонды хезмәткәрләренә барлык бу мәгълүматны системга салу өчен ярты еллап вакыт кирәк булган.
Әлеге яшерен документлар "тәрбия лагерьлары"ның, Кытай хакимиятләре ышандырганча, "ихтыяри белем бирү оешмалары" түгеллеген раслый, дип сөйләгән ВВСга тикшеренүче Адриан Ценц.
"Бездә барысы да бар. Яшерен документлар да, лидерларның чынлыкта нәрсә уйлауларын сөйләгән чыгышларының стенограммалары да. Электрон таблицалар һәм рәсемнәр бар. Бу Кытай пропагандасының тышлыгын ертып ташлый", дигән Ценц.
Полиция файлларындагы беркетмәләрдә әйтелгәнчә, "тәрбия лагерьлары"нда кораллы сакчылар булу мәҗбүри, сак манараларында пулеметлар һәм снайпер оялары урнаштырылырга тиеш, шулай ук качарга тырышучыларга атарга күрсәтмә бирелгән. Моннан тыш бүлекләр арасында йөрүче һәркемнең, хәтта ул хастаханәгә барса да, кул-аяклары богауланган булырга тиеш.
Хокук яклаучыларның, Синҗандагы мөселманнар үз динен белгерткән өчен репрессияләргә дучар була, дигән сүзләрен бу документлар да раслый. Мәсәлән ВВС журналистлары файлларны өйрәнгәндә Таҗгөл Таһир исемле кешегә тап булган. Фотода хатын-кыз сурәтләнгән, ә арткы планда чукмарлар тоткан кешеләр тора. Таҗгөл полиция бүлекчәсенә улы аркасында килеп эләккән, аның улын янәсе террорчылыкта гаепле булган өчен төрмәгә утырканнар. Таҗгөлнең улы эчми, тартмый, шуның өчен генә дә аны документларда "ныклы дини карашлы" дип тасвирлаганнар.
Моннан тыш тикшеренүчеләр бу файлларда кешеләрне күп еллар, хәтта дистәләрчә еллар элек кылган гамәлләре өчен дә җәзага тартуларына күпсанлы мисаллар тапкан. Мәсәлән, ислам текстларын өйрәнгән өчен. Кешеләрне хәтта телефоннарын, планшетларын җитәрлек күләмдә кулланмаган өчен 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм иткәннәр. Синҗанда яшәүчеләрне телефоннарында акча булмаган өчен җәзага тартканнар. Полиция хезмәткәрләре моны күзләүдән качарга тырышу дип бәяләгән.
Бу документлар Кытайның пенитенциар системын фаш итә, хәзер без аның чын масштабын да аңлыйбыз, ди файлларны өйрәнгән белгечләр. Адриан Ценц искәртүенчә, сайттагы документларның күбесе Конашәһәр бүлгесенә карый. Тикшеренү нәтиҗәсенә күрә, 2017-2018 елларда бу бүлгенең лагерьләре һәм төрмәләрендә тулаем алганда 23 меңгә якын кеше тотылган, бу - төбәктәге зур яшьтәге кешеләрнең 12 проценттан артыгы дигән сүз.
Фондка тапшырылган полиция файлларындагы фотоларның чын булуын Калифорниядәге Беркли университетының мәхкәмә белгечләре дә раслаган.
Кытайның Вашингтондагы илчелеге бу файлларга аңлатма биреп: "Синҗанга кагылышлы мәсьәләләр кеше хокуклары яки дингә түгел, ә террорчылык, радикализация һәм сепаратизмга каршы көрәш белән бәйле", дип белдергән.
Белешмә: Синҗан-Уйгыр төбәге
Синҗан-Уйгыр автономияле районы — Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.
Тарихи атамасы — Көнчыгыш Төркестан, Кытай әдәбиятында — Синцзян (1760нчы еллардан), XIV гасырга караган язмаларда һәм XVI-XVII гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырстан дип аталган. Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Русия, Монголия, Әфганстан, Һиндстан белән чиктәш.
Халык саны — 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%) яши.
Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елга үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә яши.
Башкаласы — Өремче каласы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!