Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Украина сугышы турында фильмнар төшерергә кушты


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Хәзерге вакытта Башкортстанда сугыш турында өч фильм төшерелә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров дәүләт акчасына Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучы республика ир-егетләре турында фильмнар төшерергә кушты. Бу хакта ул бүген хөкүмәт киңәшмәсендә сөйләде.

— Бүген иң мөһиме — махсус хәрби операция белән бәйле дәүләт заказы, — диде ул. — Монда безнең каһарманнар да күп, кызыклы кеше язмышлары, шулкадәр күп эш, шуңа да эшләргә кирәк.

Радий Хәбиров сүзләренчә, бүген "якут киносы" белән беррәттән "башкорт киносы" феномены бар. Ул патриотик анимацион фильмнар эшләргә кирәклеген әйтте. "Төньяк амурлары" ("Северные амуры") мультфильмының киләсе өлеше генерал Миңнегали Шәйморатовка багышланачак диде.

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сүзләренчә, бүген Украина сугышына бәйле өч фильм төшерелә. Бу — сугышта һәлак булган Сибай театраль-концерт берләшмәсе артисты 23 яшьлек Илнар Хатмуллин турында "Каһарман биюе" ("Танец героя"), сугышка җибәрелгән башкорт аш-суы турында "Күчтәнәч" ("Гостинец") һәм Фәнис Хөсәенов хакында "Безбашенный" фильмнары.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, кино өлкәсе белгечләре Русиядә төшереләчәк фильмнарның темалары да, жанрлары да үзгәрер дип фаразлаган иде. Патриотик фильмнар саны артачак, диделәр.
  • Башкортстанда генерал Шәйморатов турындагы мультфильмга тагын 37 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә дип хәбәр ителде. Бу 47 миллион сумга төшерелгән "Төньяк амурлары" мультфильмының дәвамы булачак. Ул 1812 елгы Русия-Франция сугышының 200 еллыгы уңаеннан төшерелде. "Төньяк амурлары" дип 1812 елгы сугышта катнашкан башкорт яугирләрен атыйлар.
  • Радий Хәбиров 2024 елда Башкортстан үз бюджетыннан Украинадагы сугыш өчен 4,6 млрд сум бүләчәген әйткән иде.
  • Башкортстан Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар саны белән Русия төбәкләре арасында беренче урынга чыкты: 2022 елның 24 февраленнән бирле сугышта кимендә 2866 башкортстанлы һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG