Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми саннар: Татарстандагы мәктәпләрнең 43 проценты татар телендә белем бирә


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Ике ел эчендә татар мәктәпләренең саны 29га кимегән.

Узган уку елында Татарстанда 600 татар мәктәбе бар дип исәпләнгән. Бу республикадагы барлык мәктәпләрнең 43 процентын тәшкил итә. Хәзер Татарстанда барлыгы 1 402 мәктәп бар дип санала. Әлеге саннар бүген мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең "август киңәшмәсе" вакытында китерелде. Сүз татар теленнән тыш, аерым фәннәрне татар телендә укыткан мәктәпләр турында бара.

Шул ук вакытта милли мәктәпләр саны елдан-ел кимүен күрергә була. Мәсәлән, 2021-2022 елда республикада 629 татар мәктәбе булган. 2011 ел башында исә, 997 мәктәптә татар телендә белем бирелгән дип саналган. Дистә елдан артык вакыт эчендә аларның саны 397 мәктәпкә кимегән.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, татар телендә белем бирүдә районнар арасында аерма зур булып кала.

Татар телендә белем бирү Арча (55,6%), Әтнә (69,7%), Балтач (55,8%), Чүпрәле (59,3%), Кайбыч (58,6%), Сарман (52,9%), Теләче (55,3%) районнарында яхшы оештырылган дип санала.

Татар телендә белем бирүне начар оештырганнар арасына Әлмәт (19,2%), Баулы (20,2%), Югары Ослан (4,8%), Лениногорски (16,6%), Менделеевски (14,6%), Питрәч (10,7%) райннары кергән.

"Аксубай, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тукай, Ютазы районнарында балалар бакчаларында туган телдә тәрбияләнгән балаларның 90%тан артыгы мәктәптә дә туган телдә белем ала", диде министр.

Илсур Һадиуллин китергән саннардан күренгәнчә, бүген 1 945 балалар бакчаларының 729ында белем һәм тәрбия татар телендә алып барыла һәм 673 бакча татар төркемнәре бар.

Милли мәктәпләр саны чынбарлык вазгыятьтән ерак тора дип санаучылар бар.

— Мәгариф министрлыгы үзен милли мәктәпләр саны белән тынычландыра, — дип белдерде Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов быел апрель аенда. — Анда 15-30 бала укый. Безнең резерв бу түгел. Авылда эшләп йөрүнең мәгънәсе юк, анда яшьләр калмады. Яшь буын зур шәһәрләрдә һәм шәһәр яннарында яши. Ничек инде шулай эшләргә була? Бездә балаларның 90 проценты урысча белем һәм тәрбия ала, гәрчә республиканың ярты халкы — татарлар.

Татарстан Дәүләт шурасының соңгы утырышында депутатлар милли мәгариф язмышына борчылуларын белдерде.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
  • 2023 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан бердәм БРИны 8 укучы тапшырды. Быел аларның саны 7 булды.
  • 2022 елда Башкортстан Корылтае Русия Дәүләт думасына БДИны туган телләрдә тапшыру хокукын бирү һәм милли мәктәпне аерым микрорайонга беркетеп кую бетерү турында федераль канун өлгесе әзерләгән иде. Әмма канун өлгесе беренче укылышка да чыгарылмады, аны Русия хөкүмәте ике тапкыр кире какты.
  • 2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленгән. Бу узган елдан 5 урынга азрак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG