Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат илдәге миграция хәле турындагы ай саен биреп бара торган статистикасын чыгармый башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Демограф Алексей Ракша сүзләренчә, соңгы тапкыр чыккан миграция статистикасыннан Русиягә килгән һәм киткән мигрантларның саны бертигез диярлек булуы күренгән.

Росстат илдәге миграция хәле турындагы ай саен биреп бара торган статистикасын чыгармый башлаган. Моңа демограф Алексей Ракша игътибар иткән.

Элегрәк Русиянең социаль-икътисади хәле турындагы Росстат хисапларында миграция статистикасы "Демография" дигән бүлектә чыга иде, ул берничә биттән торды. Аерым алганда анда ил эчендәге, БДБ илләре һәм Ерак чит илләр белән бәйле миграция белешмәләре чыкты.

Росстат 2024 елның гыйнвар-сентябрь аена биргән соңгы хисабында демография турындагы бүлекне бер биткә генә калдырган һәм анда миграция мәгълүматлары методологик аңлатмалар белән генә бирелгән. Шул ук вакытта миграция турындагы белешмәләр һәр ай чыгып барырга тиеш дигән пунктны калдырганнар. Росстат хисабыннан миграция статистикасы югалуы нәрсә белән бәйле — билгеле түгел.

Демограф Алексей Ракша сүзләренчә, соңгы тапкыр чыккан миграция статистикасыннан Русиягә килгән һәм киткән мигрантларның саны бертигез диярлек булуы күренгән.

Ракша фаразлавынча, тиздән Росстат халык саны турындагы белешмәләрне дә чыгармый башларга мөмкин.

  • Элегрәк, июльдә ел саен чыга торган статистикадан ике таблица юкка чыкты: аларда үлүчеләр саны һәм тышкы сәбәпләр аркасында үлемнәр күрсәткечләре турында тулы мәгълүмат бирелә иде. Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, бу белешмәләр бәйсез журналистлар өчен Русиянең сугыштагы югалтуларын бәяләү өчен бер алым булып тора иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG