Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимияте Youtube-ны акрынлап томалый башлыймы?


Төрле белгечләр Youtube-ны хакимият тарафыннан чыннан да акрынайту башланды дип саный. Томалау булса, бу нинди нәтиҗәләргә китерә ала?

12 июль иртәсендә Русиянең иң эре телекоммуникация ширкәте "Ростелеком" илдә Youtube видеохостингы эшендә проблемнар ихтималы турында кисәтте. Элемтә операторына карамастан, Русиядә яшәүчеләр видеоларны әкрен йөкләү һәм видеоларның түбән сыйфаты кебек проблемнарга юлыга ала диелде. Моны ширкәт Google җиһазы – Google Global Cache "деградациясе" белән аңлатты.

Шул көнне "Газета.ру" басмасы, Русия президенты идарәсендә үз чыганагына сылтанып, Youtube илдә инде сентябрьдә тулысынча томаланачак дип язып чыкты. Басманы Русия хакимиятеннән бәйсез дип атап булмый, шуңа бу белдерүгә тәнкыйди карау кирәк.

— Июль-август дәвамында деградация булачак, аерым төбәкләрдә YouTube эш шартлары начарланачак. Кайдадыр хостинг эше әкренәйтеләчәк, кайдадыр сайт начар ачылачак, кайдадыр кушымта эшләмәячәк. Ә сентябрьдә томалау булачак, — дип янәсе әйткән басма чыганагы.

Бу ике белдерү Русия интернет киңлегендә зур игътибар җәлеп итте. Youtube томалавын Русия халкы инде ике елдан күбрәк вакыт көтә, 2022 елның мартында күп кенә Көнбатыш сайтлары һәм хезмәтләре томаланды. Русия хакимияте вәкилләре дә вакыт-вакыт видеохостингны томаларга кирәк дигән белдерүләр белән чыкты.

Әмма тоталь цензурага карамастан, моңарчы Русия җитәкчелеге дөньядагы иң эре видеохостингны томаларга җөрьәт итмәде. Белгечләр моны сайтны бик күп кеше кулланылуы белән аңлата. Сәяси контент урыстелле Youtube-ның кечкенә өлешен генә тәкъдим итә, миллионлаган аналар балаларына Youtube-та мультфильмнар һәм балалар җырларын куя, анда аш-су рецертларын карыйлар, геймерлар сайтта стримнар алып бара һәм карый, хәтта шкафлар җыю инструкцияләрен дә кулланучылар байтак.

Бу атна чыккан шау-шу нәрсәгә бәйле? Хакимият чыннан да Youtube-ны томаларга җыенамы? Бу нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Төрле белгечләр фикерләрен өйрәник.

Google җиһазларының моңа нинди катнашы бар?

Google Global Cache (GGC) дип аталган систем Google контентын барып җитүне тизләтә. Бу Youtube видеоларына да карый. GGC серверлары бар дөнья буйлап интернет-провайдерларның челтәрләрендә урнашкан. Бу кирәк булган контентның кулланучыларга якынрак булуын тәэмин итә, аны һәрвакыт американ серверларыннан йөкләмәскә мөмкинлек бирә. Шулай итеп Youtube-та йөкләү тизлеге арта.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Google Русиядә үз серверларын яңартмый башлады. Чикләүләр аркасында ширкәтнең мондый мөмкинлекләре юк. Серверларны яңартмыйча, алар әкренләп туза тора. ComNews исәпләвенчә, 2023 елның ахырына Русиядә эшли торган GGC серверлары саны 700дән якынча 450гә кадәр кимегән.

Серверларның искерүе Youtube әкеренәюенә китерә, дип белдерә Ростелеком һәм Русия хакимиятенә якын дип саналган Телеграм-каналлар. Бу проблем чыннан да булса да, белгечләр аның ил буйлап тигез булмаячагына ишарәли. Әкеренәю ил буйлап тигез барса, бу ясалма проблем булып чыга, ди алар.

Медуза: Youtube эше чынлыкта әкеренәйтелә

Медуза басмасының элемтә өлкәсендәге чыганагы "Ростелеком" белдерүен җитди дип атамый. Аның сүзләренчә, илдә Youtube-ны максатчан әкеренәйтү эше башланган.

Чыганак сүзләренчә, хезмәт эшендә проблемнар Русиядә әле 11 июльдә башланган. Әлегә Ростелеком һәм Tele2 операторларында сыныйлар, ди ул.

Роскомнадзор инде моңарчы күп кенә интернет-хезмәтләренең эшләрен әкренәйткән. 2021 елда, мисал өчен, ул Твиттер белән бу гамәлне башкарган, ләкин берничә айдан соң моны туктаткан. 2022 елның февралендә, дәүләт оешмасы Фейсбук эшен, аны томалауга кадәр, әкренәйткән. Бу көннәрдә Русия думасында әйтелгәнчә, Русиядә WhatsApp эше дә әкренәйтелә башлады.

Медуза әкренәйтү өчен җиһазлауны өйрәнеп, Youtube эшен әкренәйтү технологияләре куллана, дигән нәтиҗәгә килде. GoodbyeDPI томалауны урап узу өчен проектына нигез салучы ValdikSS сүзләренчә, барлык провайдерлар *.googlevideo.com домены белән Youtube-ны әкренәйтә.

"Күрәсең, YouTube-ны томаларга түгел, ә әкренәйтергә карар ителгән"

"Роскомсвобода" техник белгечләре дә Youtube-ны әкренәйтүне теркәгән.

— Җиһазлар бер минутта искерә алмый, ул әкрен генә эшләүдән туктый. Бу очракта "троттлинг" күренеше урын ала (механик процесс), аны төрле провайдерларда сыныйлар.

Без әкренәйтү эшен күрәбез, һәм ул арта бара. 12 июль иртәсендә бу кайбер провайдерларда күренде, кичкә таба ул барысында да диярлек барлыкка килде. Күрәсең, YouTube-ны томаларга түгел, ә әкренәйтергә карар кылынган. Кешеләргә шулай итеп хезмәтне куллану катлаулырак булачак, — дип саный Роскомсвобода белгечләре.

"Бернәрсә дә эшләмәячәк"

"Интернетны яклау җәмгыяте" башлыгы Михаил Климарев фикеренчә, Youtube-ны чыннан да томаларга мөмкиннәр. Әмма бу ил җитәкчелеге өчен бик зур тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк, дип саный ул.

— Сентябрьдә Youtube-ны томалаячаклар диләр. Мин моңа ышанам. Ләкин, мондый сәяси карарны кабул иткән кешегә "Украина каһарманы" бүләген биреп була, чөнки үз инфраструктураны, һәм шуннан соң икътисадны җимерү карарыннан да ахмаграк карар була алмый, — дип яза ул үз Телеграм-каналында.

"Ахмаклык"ның сәбәпләрен ул түбәндәге проблемнар белән аңлата. Youtube-ны томаласалар, аның фикеренчә:

  1. "Яңа телевизор" булган экосистема җимерәләчәк.
  2. Google-ның башка хезмәтләре эшләми башлаячак: эзләү системы, тәрҗемәче, Google документлар, электрон почта, китапханәләр. Алар да Русия икътисадында зур роль уйный. Мисал өчен, миллионнарча сайтлар кулланган китапханәләр, Go програмлау теле, карталар, JS-китапханәләр белән проблемнар чыгачак.
  3. Android һәм Google Play да эшләмәячәк.
  4. Бернәрсә дә эшләмәгән вакытта, кулланучылар күпләп VPN урнаштыра башлаячак. Бу яхшы дип күренсә дә, чынлыкта, начар нәрсә. Бу очракта бөтен трафик "халыкара магистральләргә" китәчәк, һәм бөтен нәрсә бик начар эшли башлаячак. Google гына түгел, барысы да.

Климарев язуынча, бу технологик проблемнар гына. Икътисади проблемнарны бәяләү кыен, ләкин алар эчке тулаем продукт (ВВП) процентлары дәрәҗәсендә булачак, ди ул.

— Якынча бөтен нәрсә нормаль эшләүдән туктаячак: ТВ-кушымталарыннан һәм касса җиһазларыннан башлап (алар Андроидны куллана), бөтенләй экзотик, ләкин мөһим булган сәнәгый җайланмаларга кадәр.

Google харитасын кулланган логистик системнар ничек эшләячәк? Аларны Яндекс белән алмаштыру, бәлки, мөмкиндер, ләкин бу бик җитди үзгәрешләр таләп итә. Шуңа күрә хәтта К&Б-га (аракы кибете - ред.) сыра китертү дә проблемлы булачак, — дип аңлата белгеч.

Шул ук вакытта, ул вазгыятьнең ничектер тыныч юл белән хәл ителәчәген күрми. Иртәме, соңмы Русиядә Google үзеннән үзе үләчәк, дип саный ул. Һәм моңарчы санап кителгән проблемнар, башка проблемнар белән беррәттән, урын алачак, ләкин яңгыравыклы сәяси белдерүләрсез.

Кайчандыр шактый инновацион икътисадның табигый үлемен VPN хезмәтләре бары тик бераз ерагайта гына ала, ди Климарев.

"Хәзер аларга YouTube-ны томалау нигә кирәк булган?"

Сәясәтче, Навальный тарафдарларының "Коррупция белән көрәш фонды" җитәкчесе Мария Певчих сүзләренчә, барысы да бик хафалы дип күренә. Элек Youtube-ны томалау бик "җиңел" генә булган, ләкин бу эш башкарылмаган, хәзер моның сәяси нәтиҗәләре хакимият өчен начаррак булачак, ди ул.

— Миңа бер үк вакытта ишеткән факторлар комбинациясе ошамый. Башта хәбәр пропагандистик Mash каналында чыккан. Шуннан соң Ростелеком пресс-релизы. Аннары Медуза чыганагы. Һәм Кремльга якын медиалар язуы да борчу уята. Кремль тарафыннан медиа эше алып барылганы күренә.

Берничә атна элек кенә Русиядә берничә дистә VPN томаланган. Бу да борчый.

Шул ук вакытта пропагандистлар һәм дәүләт эшлекләреннән "Youtube безне томалый" дигән сүзләр, елаулар да ешайды. Youtube-ны сәяси цензурада күпләп гаеплиләр. Менә бу барлык вакыйгаларның бер вакытта булуы юкка түгел дип куркам, — ди Певчих.

Русия хакимияте сугыш башлагач, Youtube-ны томалаган. Мобилизация вакытында да аны томалауны кирәк тапмаган. Ә менә хәзер аларга Youtube-ны нигә томаларга кирәк булган, дип сорый Певчих. Сентябрьдә Русия хакимияте нәрсәдер эшләргә җыенуын уйларга мөмкин, ди сәясәтче.

Нишләргә?

Белгечләрнең киңәше бер генә: томалауны урап узу юлларын алдан өйрәнергә һәм ышанычлы VPN-хезмәтләрне йөкләп кую кирәк. Бу томаланган ресурсларны ачарга һәм аларны укып, карап барырга дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

Төрле урап узу юллары турында без инструкциябездә яздык. Аны укып, үзегезгә туры килгән вариантны сайлый аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG