Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясенә Татарстаннан 3,5 мең егет чакырылачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Солдатлар Украина сугышына җибәрелмәячәк дип вәгъдә итәләр.

Русия армиясенә көзге чакырылышта Татарстаннан 3,5 мең кеше чакырылачак. Ул 1 октябрьдән 2024 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан хәрби комиссары Юрий Беляев "Татар-информ"га сөйләгән.

Аның сүзләренчә, чакырылышта 30 егет фәнни ротада хезмәт итәчәк. Көзге чакырылышта якынча 50 кеше альтернатив хезмәт итү юлын сайлаган. Алар медицина һәм социаль яклау оешмаларына җибәреләчәк. Армиягә чакырылучыларның өчтән бере заманча хәрби техниканы үзләштерәчәк һәм хәрби белгечлек алачак, дигән ул.

— Повестка алган егетләр махсус хәрби операция урынына (Русия хакимияте Украина сугышын шулай атый — ред.) җибәрелмәячәк, хезмәт итү вакыты тәмамлану белән өйләренә кайтарылып җибәреләчәк, — дип белдергән Беляев.

Аныңча, егетләр армиядә бик теләп хезмәт итәргә тели.

Русия армиясенә барлыгы 133 мең егетне чакырырга уйлыйлар. Башкортстаннан күпме кеше алыначагы турында әлегә саннар юк. Быел язгы чакырылышта Русия армиясенә Татарстаннан — 3,5 мең һәм Башкортстаннан 5,5 мең егет чакырылган иде.

2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.

Украина гаскәренең Курски өлкәсендәге операциясендә дә армиядә хезмәт итүчеләр әсирлеккә төшкән иде. Моңарчы медиада Башкортстаннан 11 "срочник" югалуы турында мәгълүматлар чыкты.

Украина сугышы дәвамында Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан Татарстаннан — 2 809, Башкортстаннан — 3 060 үлемне табып раслый алды.

🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG