Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия әсирләренә Украинадан өйләренә шалтыратуны тыйганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа Русия ягында әсир тотылучы украин хәрбиләренә рәхимсез мөнәсәбәт очраклары артуы сәбәпче диелә.

Украина ягында әсир итеп тотылучы русияләр бүтән өйләренә шалтырата алмаячак. Бу хакта Украинаның Дәүләт телемарафонында Югары раданың кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Дмитрий Лубинец хәбәр итте.

Лубинец әйтүенчә, Русия ягында әсир тотылучы украин хәрбиләренә рәхимсез мөнәсәбәт очраклары арткан, шуңа шундый карарга килгәннәр.

Шул ук вакытта ул русияләр өйләренә хат яза ала, моны Женеваның әсирләргә мөнәсәбәт конвенциясе таләп итә, дигән.

Элегрәк әсир төшкән украин хәрбиләренең туганнары Русия хәрбиләренә өйләренә шалтыратуны тыюны сорап петиция чыгарды, чөнки Русия үзенә әсир итеп алганнарга мондый хокук бирми, диелде. Ул кирәкле күләмдә тавышлар җыйды. Тик Украина хөкүмәт йорты бу петицияне кире какты. Украина премьер-министры Денис Шмыгаль шалтырату мөмкинлеге бирү мөһим, бу русияләр әсир төшүдән курыкмасын өчен кирәк, дип белдерде.

  • Июньдә Русия президенты Владимир Путин Украинада 1 348 русияле әсирлектә, ә Русиядә - 6 465 украин, дип белдергән иде.
  • Августта Украина кораллы көчләре Курски өлкәсенә бәреп керде. Нәтиҗәдә Украина ягы мәгълүматынча, йөзләгән русияле әсир төшкән. Алар арасында "срочниклар" да бар.
  • 2024 ел башыннан Украинага әсир төшкән өч Башкортстан хәрбие өенә кайткан, ике сугышчы әсирлектә кала бирә.
  • Башкортстан ирләренең сугышта әсирлеккә төшүе турында беренче хәбәрләр әле 2022 елның март аенда ук ишетелә башлаган иде. Азатлык Украинадагы сугышта әсирлеккә төшкән Башкортстан егете Нияз Ахунов турында язды.
  • Аны башка хәрбиләр белән 2022 елның 4 февралендә Воронеж өлкәсенә хәрби күнегүләргә озатканнар, аннан Белгородка күчергәннәр, ә 24 февральдә Украинага җибәргәннәр. Ике көн юлда баргач Украина җирендә беренче бәрелешләрдән соң батальон командиры танкларны калдырып җәяү урманга качарга карар иткән. Батальондагы хәрбиләр урманда 4 тәүлек кая барырга белми йөргәннән соң, аның сүзләренчә, Сумы өлкәсендәге Ромны шәһәре янында урманнан чыгып украиннарга әсирлеккә бирелгәннәр. Алга таба ул Украина хәрбиләре ягыннан үзләренә яхшы мөнәсәбәт булуы, шунда ук ашатулары, кирәкле дарулар һәм коры кием бирүләре турында сөйләде.
  • "Бу — мәгънәсез сугыш, безне, чын сугышны күрмәгән "срочник"ларны да анда ташладылар. Күбебез аны алга таба да күрергә теләмидер дип өметләнәм", диде Нияз һәм Украинага корал белән бәреп кергән, шәһәрләрне бомбалаган өчен барлык Украина халкыннан гафу үтенде.
  • Әсирләр алмашы вакытында Татарстан хәрбиләре дә кайтарыла. 2023 ел башыннан быел февральгә кадәр Украина сугышында Русия гаскәрендә катнашып әсирлеккә төшкән 13 татарстанлы кире өенә кайта алган.
  • Моңа кадәр Сәрия Сабурская хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү "җитди проблем"га әйләнде дип белдерде. Ул сугышчыларның гаиләләре мөрәҗәгать итүен сөйләгән иде. Әмма рәсми хәбәрсез югалганнарның санын әйтә алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG