Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте "чайлдфри пропагандасы" өчен штрафлар бирүне хуплады


Канун өлгесе авторы Эльвира Аитколова
Канун өлгесе авторы Эльвира Аитколова

Әлеге канун өлгесен Русия думасының Башкортстаннан сайланган депутаты Эльвира Аитколова әзерләгән иде.

Русия хөкүмәте "бала табудан баш тартуны пропагандалаган" өчен - "ЛГБТ-пропаганда" очрагындагы кебек үк, җәза кертү турындагы канун өлгесен хуплады.

Чайлдфри турында нейтраль яки уңай мәгълүмат тараткан русияләргә йөз мең сумга кадәр штраф янаячак. Оешмаларга - миллион сумга кадәр штраф һәм аларның эшчәнлеген өч айга туктату күз уңында тотыла.

Әгәр дә бу мәгълүматлар балигъ булмаучыларга каралган, интернет яки медиа аша таратылган икән, штрафларның күләме ике тапкырга арта. Ә әгәр дә балигъ булмаучылар өчен дә каралса, шул ук вакытта интернет аша да таратылса - дүрт тапкырга.

Түрәләр фикеренчә, әлеге канун өлгесе " традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуга, шулай ук аларны яклау өчен нәтиҗәле механизм булдыруга юнәлтелгән".

Әлеге канун өлгесен Русия думасының Башкортстаннан сайланган депутаты Эльвира Аитколова әзерләгән. Аңа 51 яшь, ике кызы һәм оныгы бар. Үзенең Telegram-каналындагы постларга, шул исәптән "НетЧайлдфри" хештегы белән чыгарылганнарына ул бары тик уңай эмодзилар гына куярга рөхсәт итәрлек итеп көйләп куйган.

  • Элегрәк бала табудан баш тартуны пропагандалаган өчен штрафлар кертүне Русиянең башка югары дәрәҗәле җитәкчеләре дә тәкъдим иткән иде, мәсәлән Федерация шурасы җитәкчесе Валентина Матвиенко.
  • Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков Кремльдә бу уңайдан төгәл фикер юк, диде, әмма туучылар санына комачау итә торган һәр әйбердән котылырга кирәк, дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG