Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия "какшатучы эшчәнлек" алып баруда гаепләп Британиянең алты дипломатын куган


"Россия-24" каналы эфирында ФСБ хезмәткәре, Русиядән чыгарып җибәрелгән Британия дипломатлары — Русиядә "ят агент" дип танылган медианың һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның вәкилләре белән очрашып йөргән, дип белдерде. 

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Британия илчелегенең алты хезмәткәре эшчәнлегендә "күзләү-какшату эшен алып бару билгеләре" табылды дигән белдерү белән чыкты. Аларны аккредитацияләреннән мәхрүм иткәннәр һәм илдән чыгарып җибәргәннәр.

Бу дипломатлар Русиягә Британия тышкы эшләр министрлыгының Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия мөдирлеге кушуы белән җибәрелгән булган.

ФСБ белдерүендә әйтелгәнчә, янәсе Русия махсус хезмәтендә документаль материаллар бар. Бу материаллар Британиянең "халыкара хәрби-сәяси вазгыятьне киеренкеләштерү" өстендә эшләвен раслый, диелә.

ФСБ ышандыруынча, Украинада сугыш башланганнан соң, Көнчыгыш Европа белән Үзәк Азия мөдирлеген махсус хезмәткә әверелдергәннәр, аның төп бурычы - Русиягә стратегик җиңелү китерү.

"Россия-24" каналы эфирында ФСБ хезмәткәре, Русиядән куылган Британия дипломатлары - Русиядә "ят агент" дип танылган медианың һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның вәкилләре белән очрашып йөргән, дип белдерде. Алар арасында "Мемориал" оешмасы һәм "Новая газета" бәйсез басмасы хезмәткәрләре бар.

Махсус хезмәт вәкиле әйтүенчә, бу очрашуларда "Британия шымчылыгы" чагылган, әмма хәзер Русия хакимиятләре "бу циркка түзеп арган".

"Россия-24" илдән чыгарып җибәрелгән дипломатларның исемнәрен дә атады. Бу: Джессика Дейвенпорт, Грейс Элвин, Эндрю Дафт Каллум, Кетрин Макдоннал, Томас Джон Хиксон һәм Блейк Паттел.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова исә Британиянең Мәскәүдәге илчелеген гаепләде, аның хезмәткәрләре кылган гамәлләр Русия халкына зыян сала диде.

  • Дипломатларны куу турындагы бу хәбәр чыгуы - Украинага Көнбатыш коралын Русия эчендәге җирләргә һөҗүм итү өчен кулланырга рөхсәт бирү турындагы фикер алышулар барган мәлгә туры килде. Бу хакта АКШ, Британия һәм аларның беректәшләре фикер алыша.
  • Бүген, 13 сентябрьдә Вашингтонда АКШ президенты Джо Байден һәм Британия премьеры Кир Стармер очрашачак. Очрашуда шушы мәсьәлә хакында да фикер алышачаклар.
  • Русия президенты Владимир Путин исә, Киевка еракка оча торган корал белән Русия җирләренә атарга рөхсәт ителсә, бу - НАТО илләренең һәм Европа дәүләтләренең сугышта турыдан-туры катнашуын аңлатачак, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG