Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия коммунистлары" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсеннән берничә кеше Украинадагы сугышка китә


Альфред Вәлиев
Альфред Вәлиев

Шул сәбәпле фирка республиканың Дәүләт шурасына сайлауларда катнашмаячак.

"Русия коммунистлары" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Альфред Вәлиев Украинадагы сугышка китәргә булган, аңа фирканең берничә әгъзасы да иярәчәк.

Шул сәбәпле "Русия коммунистлары" Татарстан дәүләт шурасына депутатлар сайлауда катнашудан баш тарткан. Бу карарны "Русия коммунистлары"ның республика бүлекчәсе комитет бюросы кабул иткән, дип җиткерә Коммерсантъ.

Альфред Вәлиев Украинадагы сугышка барган иде инде. 2023 елда "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы аның яздан бирле "махсус хәрби операция"дә булуын, анда "Енисей" диверсия-күзләү батальоны җитәкчесенең урынбасары булып хезмәт итүен, сугыштагы кушаматы "Альфа" булуын язды. Вәлиев сүзләренчә, "Енисей" батальонында нигездә 40 яшьтән алып 60 яшьтән дә өлкәнрәкләр сугыша.

  • 2022 елда Казанда Русия гаскәрләрен һәм Украинадагы "махсус операция" дип аталучы сугышны хуплау митингы узган иде. Аны "Русия коммунистлары" фиркасе оештырды. Шул ук вакытта Украинадагы сугышка каршы булган, тынычлык яклы чараларны Русиядә һәм шул исәптән Татарстанда да уздыру тыела.
  • Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын - фирка исемлекләреннән, яртысын - бер мандатлы бүлгеләрдән. Шушы ук көнне сайлаулар бөтен Русиядә узачак.
  • Татарстан Дәүләт шурасының VII чакырылышы депутатларын сайлау 365 миллион сумга төшәчәк. Әлеге акчаларны республика бюджетыннан тотачаклар.
  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
  • Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG