Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Татарстанның "Алабуга"икътисади зонасында дрон җыярга меңнән артык Африка хатын-кызын яллаган


Shahed иран дроны
Shahed иран дроны

2023 ел башында икътисади зона вәкилләре илнең башкаласы Кампалага килгән, анда җирле студент кызлар белән әңгәмә үткәргәннәр.

Русия Татарстанның "Алабуга"икътисади зонасында иран дроннары җыярга меңнән артык Африка хатын-кызын яллаган. Бу хакта WSJ-га сылтама белән The Moscow Times хәбәр итә.

Алабугадагы заводка эшче көчләрне нигездә Угандадан китергәннәр диелә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, 2023 ел башында икътисади зона вәкилләре илнең башкаласы Кампалага килгән, анда җирле студент кызлар белән әңгәмә үткәргәннәр. Бу икътисади зонаның реклам видеоролигыннан да күренә, чарада катнашучылар да шуны сөйли.

Кампаладагы мәктәпнең мөдир урынбасары Джозеф Казибве башка укытучылар, администраторлар һәм студентлар лидерлары белән берлектә бу әңгәмәдә катнашу өчен намзәтләр сайлап алган. Русияләр югары мәктәптә табигать фәннәрен яхшы үзләштергән студентлар белән кызыксынды, дип сөйләгән ул WSJ басмасына. Аларга Угандадагыдан өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы тәкъдим иткәннәр диелә. Басма мәгълүматынча, аларга "Алабуга"да бер мең долларга якын акча түлиләр, бу хәзерге доллар курсы белән 90 мең сум тирәсе. Шул ук вакытта Росстат белешмәләренә күрә, Русиядә уртача хезмәт хакы февраль аенда 78432 сум булган.

Моннан тыш Африка кызларына Русиягә очып килүне, яшәү урынын түләүне, университет дипломы бирергә вәгъдә итәләр диелә.

Казибве кызларның пилотсыз очкычлар җыячагын белмәгән идем дигән. "Безнең эш - туры килердәй намзәтләрне эзләү. Шуннан соң бу процесс өчен тулысынча урыслар үзләре җавап бирә", дигән ул.

  • Татарстанның Алабуга көллияте студентларын да аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу хакта "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы тикшеренүендә әйтелә
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя, диелә тикшеренүдә. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр дип ышандыра журналистлар.
  • Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.
  • "Idel.Реалии" исә "Алабуга Политех"та укыган студентларның аналарын тапты, алар белән сөйләште. "Яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли ", дип сөйләгән иде басма әңгәмәдәшләреннән берсе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG