Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия телевидение алып баручысы Татьяна Лазареваны халыкара эзләүгә биргән


Татьяна Лазарева
Татьяна Лазарева

Русия төбәкләренә пилотсыз очкычлар һөҗүме белән бәйле әйткән сүзләре өчен аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр.

Русия телевидение алып баручысы Татьяна Лазареваны терорчылыкны аклау турындагы җинаять эше нигезендә халыкара эзләүгә биргән.

Полиция эзәрлекләү өчен сәбәпне журналистның Русия төбәкләренә пилотсыз очкычлар һөҗүме белән бәйле әйткән сүзләрендә тапкан. Лазарева өстеннән әләкне Русия Думасы депутаты Андрей Альшевских язган. Аның мөрәҗәгатенә җавап итеп Русия эчке эшләр министрлыгында җинаять эше ачылуын әйткәннәр.

"Өстәмә лингвистик тикшеренүләр" нәтиҗәсендә Лазареваның сүзләрендә "террорчы эшчәнлекне аклауга юнәлтелгән мәгълүматлар" ачыкланды, дип белдергән министрлык.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач Лазарева Русиядән китте һәм сугышны хөкем итеп чыкты. 2022 елның июлендә аны "ят агент" дип таптылар.

2024 елда башка "ят агентлар" белән бергә Лазарева Мәскәү шәһәр думасына сайлауларда катнашырга ниятләгән иде. Шуннан соң Дума "ят агентларга" сайлауларда катнашуны тыйды.

2024 елның җәендә Лазареваны Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керттеләр һәм читттән торып кулга алдылар.

  • Кичә, 9 октябрьдә журналист Фәридә Корбангалиеваны Русия гаскәре турында "фейклар" таратуда гаепләнүе өчен халыкара эзләүгә бирүләре билгеле булды.
  • Корбангалиевага җинаять эше быел 11 майда ачылган иде. Июньдә Русия юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Аңа кадәр журналистны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керттеләр.
  • Июль аенда Азатлык Радиосында журналист белән әңгәмә чыкты. "Русия хакимияте урыс булмаган халыкларны юкка чыгару сәясәтен алып бара", дип сөйләгән иде Корбангалиева.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG