Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны иң зур күрсәткечләргә җиткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа Русиянең Украинадан басып алган җирләрендә булган җинаятьләр дә керә.

Бу елның гыйнварыннан алып августына кадәр Русиядә 403 537 авыр һәм аеруча авыр җинаять кылганнар. Бу – соңгы 13 ел эчендәге иң зур күрсәткәч, дип җиткерә "Вёрстка" басмасы эчке эшләр министрлыгы статистикасына сылтама белән.

Моңа Русиянең Украинадан басып алган җирләрендәге җинаятьләр дә керә. Аеруча Мәскәү яны, Краснодар крае һәм Ростов өлкәсендә шундый җинаятьләр саны нык арткан диелә.

Элегрәк Русия эчке эшләр министрлыгының фәнни-тикшеренү институтында җинаятьчелекнең кисәк артачагын фаразлаганнар иде, дип искәртелә.

Институт белгечләре моңа йогынты ясардай берничә сәбәп барлыгын әйтә. Алар арасында – Украинадагы сугыштан элекке тоткыннарның кайтуы һәм канунсыз корал әйләнеше күләменең артуы да бар.

  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • Моңарчы Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәңе табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
  • Былтыр көз Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Моннан тыш, Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады.
  • Мәсәлән Татарстанда Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны күп тапкырлар пычак белән чәнчүдә һәм үтерүдә шикләнелүче егет гаебен тулысынча таныды һәм саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинадагы сугышка китәргә әзер булуын әйтте.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG