Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге 49 сәяси тоткынны психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалалыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәҗбүри дәвалануга билгесез вакытка җибәрәләр, ә хастаханәләрдә тоткыннарны кыйныйлар, түбәнсетәләр һәм аларга көчле дарулар кадыйлар, дип искәртелә.

Русиядә психиатрия хастаханәләрендә ятучы кимендә 49 кеше бирегә сәяси сәбәпләр белән җибәрелгән, дип җиткерделәр "Мемориал" хокук яклау үзәгендә.

Хокук яклаучылар искәртүенчә, бу - сәяси сәбәпләр белән ачылган җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр өчен - иң начары. Чөнки мәҗбүри дәвалануга билгесез вакытка җибәрәләр, ә хастаханәләрдә тоткыннарны кыйныйлар, түбәнсетәләр һәм аларга көчле дарулар кадыйлар. Мәсәлән шизофрения, психоз, саташулар вакытында кулланыла торган галоперидолны.

Иң авыр очракларның берсе - якут шаманы Александр Габышевка ачылган җинаять эше. Аны инде дүрт елга якын мәҗбүри дәвалыйлар. Габышев 2019 елда "Путинны куу ырымы" уздыру өчен Мәскәүгә юл алган иде. Шуның өчен аны экстремизмга чакыру һәм хакимият вәкилләренә көч куллануда гаеплиләр.

Сәяси тоткыннарны мәҗбүри дәвалануга җибәрү очраклары Русия Украинага каршы сугыш башлагач аеруча да артты.

2023 елда Русия мәхкәмәләре 2021 һәм 2022 елга караганда сәяси җинаять эшләрендә гаепләнүчеләрне мәҗбүри дәвалануга биш тапкыр ешрак җибәрә башлаган, дип хәбәр иткән иде "Агентство" да.

  • Мондый очраклар Татарстанда да бар. Татарстанда яшәүче Павел Степановны гаскәрне кабат "кимсеткән" һәм террорчылыкка чакырган өчен психиатрия хастаханәсенә дәваланырга җибәргәннәр иде.
  • Мәскәүдә "Булмасын сугыш" дип кычкырган Динис Хәмидуллинны психиатрия хастаханәсенә япканнар иде. Ул анда тугыз көн булган, егеткә психотроп дарулар кадаганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG