Бүген, 29 апрельдә Сочида V Көньяк Сабантуе үткән. Адлерның мәдәният паркына 21 төбәктән кунаклар килгән, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәлам хаты җибәргән, дип җиткерә Яшел Үзән районы башкарма комитеты матбугат хезмәте.
"Без быел Русиядә татарның милли бәйрәме Сабантуйны Сочида үткәрә башлыйбыз. Русиянең 62 төбәгендә, 39 чит илдә барлыгы 399 Сабантуй үткәрү ниятләнә", дигән Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров.
Сочи Сабантуенда татар эстрадасы җырчылары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Рөстәм Насыйбуллин, "Зәкәрия" фольклор төркеме, "Бәрмәнчек" ансамбле чыгыш ясаган. Милли уеннар, көрәш булган. Бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге мөзей күргәзмәсе эшләгән.
- Күптән түгел Алтайдагы Сабантуйда татар утары төзү өчен актанышларның 10 млн сум акча тотачагы хәбәр ителгән иде. Барлык эшләрне бу елның 20 мартына кадәр тәмамлыйсы. 25 май көнне исә Алтайда Гомумтөрки Сабантуй үтәчәк.
- 15 июньдә Пермь краенда Бөтенрусия авыл Сабантуе үтәчәк. 6 июльдә Мари илендә Федераль Сабантуйны бәйрәм итәчәкләр. 25 июльдә Омски өлкәсе Иртыш Сабантуен уздырачак.
- Татарстанның үзендә исә авылларда һәм район үзәкләрендә сабан бәйрәмен 8-9 июньдә үткәрәчәкләр. Чаллыда - 15 июньдә, Казанда - 23 июньдә бәйрәм итәчәкләр.
- Шул ук вакытта быел 17 февральдә Майамида елның беренче Сабантуе узды. 300дән артык кеше җыелды. 2015 елдан бирле ел саен узып килгән бәйрәмнең дәрәҗәсе үсә бара, ди аның оештыручылары һәм анда катнашучылар.
- Былтыр Сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк, диелгән иде. Сабантуйның 14 милли уены буенча методик басма әзерләнде. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган дип хәбәр ителде.
- 2022 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдерде. Үзгәрешләр шул елны ук башланды, былтыр исә татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде. Сценарий авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, күмәк биюләрне куючы - хореограф Чулпан Закирова, режиссер - Айдар Җаббаров. Алар Сабантуй мәйданындагы тамаша, "пролог" өчен җаваплы булды.
- "Татар ядькәрләре" фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Азатлыкка әйтүенчә, тамашада татарга хас булмаган күренешләр күп булган. "Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде", дип сөйләде ул.
- Татарстанның милли сәясәтендә Сабантуй төп урынны били башлады. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән җырлап-биеп хезмәттәшлек итәләр. Шул ук вакытта татарның төп проблемы мәгариф өлкәсендә күзәтелә. Татар теле дәресләре кими, татар мәктәпләре ябыла, укытучылар җитми, һуманитар фән аксый.
- Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстанга мәгариф өлкәсендә эшләргә Мәскәү рөхсәт итми. Шул ук вакытта республиканың бу шартларда эшләр өчен үз стратегиясе юк. "Беренчедән, Мәскәү мәгариф һәм татар теле белән бәйле мәсьәләләрне күзәтеп тора. Минемчә, Мәскәү тарафыннан ниндидер кызыл чик билгеләп куелды. Шуңа да Татарстан күбрәк Сабантуйлар белән мавыга, төрле конференцияләр үткәрә, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайга һәйкәл куя, элмәтакталар урнаштыра", ди ул. Айсин сүзләренчә, Татарстан үткәрүче Сабантуйларның үз нәтиҗәсе бар, ләкин дәүләтнең милләткә дигән акчаларын төрле өлкәләргә бүләргә кирәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум