Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалин мәктәбендә укучыларга зур экраннан аборт видеосын күрсәткәннәр


Сахалинда мәктәп укучылары аборт турында видео карый
Сахалинда мәктәп укучылары аборт турында видео карый

Фильм барган чакта йөклелекне ясалма рәвештә өзүнең зарары турында лекция укыганнар. Бу видеоны карагач кайбер балаларның хәле начарайган.

Сахалиндагы Оха шәһәрендә 7нче мәктәпнең югары сыйныф укучыларына абортларның зыяны турында лекция укыганнар һәм зур экраннан аборт ясау видеосы күрсәткәннәр. Бу видеоны карагач кайбер балаларның хәле начарайган.

Мәктәпнең актлар залыннан кадрларны беренче булып Сахалинның "Стоит" Telegram-каналы чыгарды. Ахырдан бу видеоны башка медиалар да бүлешә башлады, тик алар рәсемне каплап куеп чыгарды.

Укучылар "Осторожно, новости" басмасына дәресләр алдыннан актлар залында шундый фильм күрсәтелүен раслаган. Күпләр күзләрен йомды һәм башларын борды, дип сөйләгән. Фильм барган чакта йөклелекне ясалма рәвештә өзүнең зарары турында лекция укыганнар. Аерым алганда, лектор аборт ясату хатын-кызның үлеменә, яки гарип калуына китерергә мөмкин, киләчәктә балага уза алмау ихтималы бар, шуңа күрә йөклелек теләнмәгән булса да, "баланы табу яхшырак", дип сөйләгән.

"Осторожно, новости" мәктәп мөдиреннән фикер сораган, әмма ул җавап бирүдән баш тарткан.

Сибирь.Реалии хәбәренчә, видеога "Интернет иминлеге лигасы" башлыгы Екатерина Мизуллина фикер белдергән. "Видеоны олы яшьтәге кеше дә авырлык белән карый ала, балалар турында әйтәсе дә юк, алар аны караудан психологик травма алырга мөмкин", дигән.

Сахалин сәламәтлек саклау министрлыгы бу уңайдан тикшерү уздырачак. Видеоролик министрлык һәм башка профиль оешмалары белән килештерелмәде, дип белдерделәр.

  • Соңгы вакытта Русиядә абортлар мәсьәләсе турында фикер алышулар еш ишетелә.
  • Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
  • Сентябрьдә исә республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, узган елның август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
  • Татарстанга ияреп, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушкан.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG