Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны Казандагы БРИКС җыенында катнашачак


Казан. Архив фотосы
Казан. Архив фотосы

Ул анда нинди статуста тәкъдим ителәчәге әйтелми. Бу ел башында Согуд Гарәбстаны БРИКСка кушылды, дип хәбәр ителгән иде. Әмма соңрак Reuters агентлыгы әле бу хәл булмаган, дип язды. 

Согуд Гарәбстаны Казанда 22-24 октябрьдә үтәчәк БРИКС җыенында катнашырга ниятли. Бу хакта югары дәрәҗәле түрәгә сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Ул анда нинди статуста тәкъдим ителәчәге әйтелми.

- Согуд Гарәбстаны БРИКС эшчәнлегенең бөтен форматларында актив катнаша. Әр-Рияд Татарстан башкаласында октябрьдә узачак берләшү җыенында да тәкъдим ителәчәк, дип сөйләгән басма чыганагы.

Бу ел башында Согуд Гарәбстаны БРИКСка кушылды, дип хәбәр ителгән иде. Әмма соңрак Reuters агентлыгы әле бу хәл булмаган, Согуд Гарәбстаны БРИКСка кушылу турында ахыргы карарын кабул итмәгән әле, дип язды.

2024 елның сентябре башында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд Ибн Салманга дәүләт башлыклары очрашуына килергә чакыру җибәрде, диде.

Сентябрь башында исә Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында туры очышлар башланырга мөмкин, дип хәбәр ителгән иде.

  • БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.
  • БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.
  • Сентябрьдә Төркия БРИКСка керү өчен гариза тапшырган, дип хәбәр ителде.
  • Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгару дәвам итә. Ризасызлык белдереп каршы чыгулар кими.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG