Таҗыкстан кеше хокуклары вәкиле Умед Бобозода Русиядә таҗик мигрантларының хокуклары һәм ирекләре бозылуга борчыла.
Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москальковага язган хатында ул Русия тәртип саклау оешмалары Таҗикстаннан килгән хезмәт мигрантларына карата канунсыз алымнар куллана, алар белән тупас сөйләшә, кыйный һәм мыскыл итә, дип язган.
Ул Таҗикстан ватандашларын Русия белән чиктә озак вакытка тоткарлап тору очраклары булуын да телгә алган, аларга тотылган чакта тиешле шартлар тудырылмавын, ашатмауларын искәрткән. Шул ук вакытта тоткарланганнар арасында Таҗикстанның рәсми вәкилләре, студентлар, өлкән яшьтәге кешеләр, хатын-кызлар һәм балалар булган диелә.
Бобозода Москальковадан Таҗикстан ватандашларының хокукларын саклауга ярдәм итүен, мондый очракларны күзәтеп, тиешле чаралар күрүен сорый.
Соңгы берничә атнада Таҗикстанның берничә түрәсе Русия хакимиятләренең Таҗикстан хезмәт мигрантларына булган мөнәсәбәтенә канәгатьсезлек белдерде. Аерым алганда, 4 октябрьдә Дүшәмбе шәһәрендә ике ил арасында үткән хөкүмәтара комиссия утырышында Таҗикстан премьер-министры Кохир Расулзода да бу мәсьәләне күтәрде.
- Ел саен Таҗикстанның йөзләгән ватандашы акча эшләргә Русиягә килә. Шулай да соңгы елда Русиядә Таҗикстан ватандашларын тоткарлау һәм канунсыз тикшерүләрнең саны кинәт артты. Аеруча бу вазгыять быел март аенда Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң киеренкеләште. Тикшерүаны Таҗыкстан ватандашлары кылган ди.
- Теракт булганнан соң Русия һава аланнарында яки чиктә меңләгән таҗик сәгатьләр буе тотылды, аларның күбесенә Русиягә керү тыелды һәм аларны депортацияләделәр. Бер елдан да азрак вакыт эчендә Таҗикстанның кимендә 20 меңләп ватандаш Русиядән депортацияләнгән.
- 2024 ел башыннан Русия эчке министрлыгы хезмәткәләре илдән 65 меңнән артык чит ил ватандашын чыгарып җибәргән, 120 мең мигрантка илгә керү тыелган.
- Шул ук вакытта Былтыр Русиягә килгән мигрантларның саны соңгы ун ел эчендә иң азы булган. Былтыр мигрантларның өчтән бере Таҗикстаннан, 10 проценты — Кыргызстаннан, тугызар проценты — Украинадан, Әрмәнстан һәм Казакъстаннан, дүрт проценты исә Үзбәкстаннан булган. Беларус, Кытай, Төркмәнстан, Һиндстан ватандашлары да килгән.
- Күптән түгел Татарстан түрәләре эшче көч эзләп Таҗикстанга барган иде — республикада эшчеләргә зур кытлык бар.
- Татарстан хезмәт министрының урынбасары Клара Таҗетдинова ул чакта "бүген бер эш эзләүчегә 15-17 вакансия тәкъдим ителә", дигән иде. Ул республикада көн саен "башка дәүләтләрдән дистәләгән мең эшче мигрант хезмәт куя" диде. Алар арасында сан ягыннан беренче урында — Үзбәкстан, икенчедә —Таҗикстан ватандашлары.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта республикада чит ил кешеләрен катгый контрольдә тотарга телиләр. Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум