Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән


Бу бишенче һөҗүм булды.

Бүген, 31 май иртәсендә Казанның Авиатөзелеш районында һава кисәтүе яңгырый, дип җиткерә Telegram-каналлар.

Росавиация боерыгы белән Казан һәм Түбән Кама һава аланнары очкычларны кабул итүдән һәм очыртып җибәрүдән туктап торды, соңрак һава аланнарының кабат эшли башлавы хәбәр ителде.

"Казань на максималках" язуынча, берничә оешма хезмәткәрләрен эвакуацияләгәннәр.

Татарстан күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип фаразлана, дип яза Shot. "Казань на максималках" Әтнә районында бәреп төшерелгән дип, пилотсыз очкыч калдыкларының видеосын чыгарды.

"Салмачи-Куюки онлайн" каналы исә Казанның төньягында, "Оргсинтез" заводы тирәсенннән очып барган пилотсыз очкыч видеосы белән уртаклашты.

Татарстан президенты матбугат хезмәтендә "бүген Казанның төньягында яшәүчеләрнең җитештерү оешмаларында ишеткән сирена тавышы - эвакуация кирәклеген аңлата торган "барыгызга да игътибар" кисәтүе ул", дип фикер белдерделәр.

  • Мәскәүнең Украинага каршы сугышы башланганнан соң, бүген Татарстанга дүртенче тапкыр пилотсыз очкычлар очып килде.
  • Татарстанга дроннар беренче мәртәбә 2 апрель иртәсендә һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • Өченчесе - 15 май көнне булган иде.Татарстанның Югары Ослан районы күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • Дүртенчесе - 15 майда булды, Татарстанның Югары Ослан районы күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән иде.Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте республикада барлык кирәкле хезмәтләр дә әзер дип белдерде.
    "Югары Ослан районында бүген булган фактка килгәндә, әзерлегебезне тикшерү уңышлы узды" диелә матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.
  • 24 май иртәсендә өендә тентү узган һәм полициягә сорау алырга китерелгән татар активисты Рәфикъ Кәримуллин тентү алдыннан аңа Татарстанга пилотсыз очкыч һөҗүменә бәйле җинаять эше ачу турында карар күрсәтүләрен сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG