Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан оешмаларына "Изге Вәли көне"нә багышлап чаралар үткәрмәскә киңәш иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Битараф булмаучы гражданнар" моңа тискәре фикер белдерергә мөмкин, дип саныйлар республиканың мәдәният министрлыгында. Янәсе чараны үткәрмәүне сорап, мәдәният министры белән Татарстан президенты исеменә хатлар юллый башлаулары бар.

Татарстан мәдәният министрлыгы театрларга, музейларга һәм республикадагы башка оешмаларга 14 февральдә буласы чараларын Изге Вәли көненә багышламаска киңәш иткән. Бу хакта мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Бизнес Online" хәбәр итә.

— Без бер нәрсәне дә тыймадык. Бу киңәш кенә иде. Чараны нәкъ менә Гашыйклар көненә әзерләнгән дип тәкъдим итмәгез генә дидек, дип белдергәннәр министрлыкта.

Оешмаларның җитәкчеләрен әгәр дә чара оештырып, аны Изге Вәли көне белән бәйләсәгез, "битараф булмаучы гражданнар" моңа тискәре фикер белдерергә мөмкин, дип кисәткәннәр. Янәсе алар чараны үткәрмәүне, яки бәйрәмнең исемен телгә алмауны сорап, мәдәният министры белән Татарстан президенты исеменә хатлар юллый башларга мөмкин, дип саныйлар республиканың мәдәният министрлыгында.

Министрлык вәкиле әйтүенчә, Казандагы бер театр афишасына Изге Вәли көненә багышланган чара үткәрүен "купшы итеп" язып куйган.

— Минемчә дәүләт оешмасы афишасына Love дип язу дөрес түгел. Аны алыштыргач, күпкә яхшырак булды, дип сөйләгән ул.

11 февральдә Русия Думасы урыс телен яклау турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Ул әйтик кибетләрнең элмәтакталарында, торак комплексларның атамаларында, медиада инглиз теленнән алынган сүзләрне һәм чит телдәге сүзләрне куллануны чикли.

  • 14 февральдә дөньяның күпчелек илләрендә Изге Вәли көне билгеләп үтелә. Аны Гашыйклар көне дип тә йөртәләр. Бу бәйрәм христиан традицияләренә нигезләнгән. Католикларның дини китапларында да бар. Әмма бу бәйрәм күптән дини түгел, дөньяви бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
  • Русиядә дә Гашыйклар көнен үткәрәләр, әмма һәр ел саен 14 февраль алдыннан Изге Вәли көне Русия өчен идеологик яктан ят бәйрәм дип, аны бәйрәм итүне туктатырга дигән таләпләр яңгырый.
  • Татарстан бала хокуклары вәкаләитле вәкиле Ирина Волынец бу бәйрәмне "Көнбатыш тарафыннан тагылган" бәйрәм дип атады. "Бу безнең кыйммәтләр түгел", диде ул һәм балаларны "Безнеке булган бәйрәмнәргә" җәлеп итәргә кирәк дип белдрде. Волынец фикеренчә, Русиядә 8 июльдә бәйрәм ителүче Гаилә көне моңа алмаш була ала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG