Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында калдырган


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Алсу Кормашева чикләү чарасын "йорт сагына булса да" үзгәртергә теләгән. Ул тикшерү изоляторында сигез ай буе утыра.

Бүген, 18 июньдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны сак астында калдырган.

Бу хакта адвокатка сылтама белән "Коммерсантъ" яза. Журналистның яклаучысы әйтүенчә, Алсу Кормашева чикләү чарасын "йорт сагына булса да" үзгәртергә теләгән. Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә үткән.

Шул рәвешле Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Ризван Йосыпов Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган карарны үз көчендә калдырды. Совет районы мәхкәмәсе 31 майда Кормашеваны сак астында тоту вакытын 5 августка кадәр озайткан иде.

Ул мәхкәмәдә Кормашева журналистларга үзен начаррак хис итә башлавын әйтте. Ул кайбер диагнозлары барлыгын, сәламәтлеген яхшырту мөмкин түгеллеген сөйләгән. "Булганын гына сакларга мөмкин" дигән. Алсу Кормашева үзенә операция кирәк булуын да әйткән.

Азат Европа / Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус Алсу Кормашеваның 5 августка кадәр сак астында калдырылуына карата фикерен белдерде:

"Бу мәгънәсез, рәхимсез эзәрлекләүнең гаделсезлеге көннән-көн арта бара. 227 көн буе төрмәдә тотып, Русия хакимиятләре Алсуны АКШ ватандашы буларак төп хокукларыннан мәхрүм итә. Бу вакыт эчендә Алсу яраткан балалары һәм ире белән бер тапкыр да телефоннан шалтыратышмаган, аңа АКШ консуллыгы белән элемтәгә керергә бирмиләр, адекват дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтелми. Алсу нигезсез гаепләүләр белән Русия төрмәсендә утырырга түгел, ә өендә, Прагада үзенең кызлары белән булырга, аларга чыгарылыш имтиханнарына әзерләнергә булышырга тиеш" диде Стивен әфәнде.

  • Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
  • 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG