Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт биналарына "Бердәм Русия" агитацияләрен ябыштыруда сайлау комиссиясе канун бозу тапмаган


Шәпше авылындагы мәдәният йортына "Бердәм Русия" баннерлары ябыштырылган
Шәпше авылындагы мәдәният йортына "Бердәм Русия" баннерлары ябыштырылган

"Бердәм Русия" фиркасенең баннерларын Биектау районы авылындагы мәдәният йортына ябыштырган булганнар.

Август аенда Татарстанның Биектау районы Шәпше авылында мәдәният йорты бинасына "Бердәм Русия" баннерлары ябыштырып чыкканнар. Активист Тарас Харченко бу уңайдан Биектау районының территориаль сайлау комиссиясенә зарланган.

Бүген, 6 сентябрьдә Надеждинның Казандагы штабы җитәкчесе Дмитрий Румянцев Территориаль сайлау комиссиясеннән бу шикаятькә килгән җавапны чыгарды. Җавапта әйтелгәнчә, урынга чыгып тикшергәннәр, әмма "Бердәм Русия" фиркасенең "агитация материаллары табылмаган".

"Бердәм Русия әрсез рәвештә канунны боза, мондый баннерларны оятсызларча балалар бакчаларына, хакимият биналарына һәм башка урыннарга элә. Тик тикшерү аларны ачыклый алмый икән!", дип язган Дмитрий Румянцев.

"Хакимият үзенең кәнәфиендә шулкадәр нык тотынып калырга тырыша ки – шушындый алымнарны да куллана!", дип белдергән ул.

  • Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына 2 көн вакыт калды. 8 сентябрьдә республика халкы 100 депутат өчен тавыш бирәчәк. Алар парламентта киләсе биш ел дәвамында эшләргә тиеш булачак. Сайлау 365 миллион сумга төшәчәк.
  • Надеждин штабының ике намзәте Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына уздырылмады. Элегрәк Русия президентына намзәтлектән төшереп калдырылган Борис Надеждин да Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында катнашырга теләвен әйткән иде, ләкин ул гариза бирмәде.
  • Быелгы сайлау алды кампаниясе беренче тапкыр сугыш вакытында узды. Илдә ирек шөрепләре ныклап борылгангамы, агитация бик тыныч бара. Намзәтләр арасында бәхәсләшү дә, зур шигарләр күтәрү дә күренмәде. Мәсәлән, Дәүләт шурасына 2019 елда узган сайлауда әле татар телен укыту мәсьәләләре кебек сораулар күтәрелгән иде.
  • Сайлауга биш сәяси фирка үткәрелде. Бу – "Бердәм Русия", КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия" һәм "Яңа кешеләр" ("Новые люди"). Шулай да соңгы 20 елда яшәп килгән гадәткә ияреп, Татарстан парламентында "Бердәм Русия" күпчелекне тәшкил итәчәге шик уятмый: моңа кадәр Шурада ике фиркадән дә күбрәк фракция төзелмәде һәм коммунистлар фракциясе гадәттә 3-6 кешесе белән чикләнде.
  • "Бердәм Русия" фиркасе исемлеген парламентның хәзерге рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Гәрчә, бер ел элек ул Дәүләт шурасыннан китү ихтималы турында белдергән иде. Соңрак сайлауда катнашмаска "намусы кушмый" дип яңадан парламентка баруын аңлатты.
  • Татарстан Дәүләт шурасына Украина сугышында катнашучыларның килүен күрергә була.
  • "Русия коммунистлары" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Альфред Вәлиев Украинадагы сугышка китәргә булган, аңа фирканең берничә әгъзасы да иярәчәк. Шул сәбәпле "Русия коммунистлары" Татарстан дәүләт шурасына депутатлар сайлауда катнашудан баш тартты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG