Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда полиция православ тәресен сындыру төшерелгән видеоны тикшерә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Readovka Telegram каналы мәгълүматынча, тәрене 32 яшьлек Артем Медков сындырган.

Татарстан полициясе бер ирнең агач православ тәресен сындырганы төшерелгән видеоны өйрәнә, дип җиткерделәр Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Элегрәк интернетта Татарстандагы ирнең песи баласын җәфалавы һәм православ тәреләрен сындыруы турында видео чыкты.

Readovka Telegram каналы мәгълүматынча, бу видеода — 32 яшьлек Артем Медков.

Басма искәртүенчә, ул шәһәрдәге һәйкәлләргә төкерә, урамдагы кешеләргә бәйләнә һәм хәтта урамда страйкбол гранатасы шартлаткан.

Кайбер Telegram каналлар мәгълүматынча, ул бу гамәлләрен Лениногорскида эшләгән.

— Экстремист эчтәлекле видеоязма табылганнан соң, тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләренә карап Русия кануннарына ярашлы карар кабул ителәчәк, дип аңлаталар Татарстан эчке эшләр министрлыгында.

Ир исә тәре сындырган видеосын сөртеп куйган.

  • Моңарчы да Татарстанда тәре белән бәйле җәнҗал булган иде.
  • 2021 елның декабрендә билгесез затлар Актаныш районындагы зиратта кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлады. Бу вакыйга зур шау-шуга әверелеп, район һәм республика чигеннән чыгып, федераль дәрәҗәгә үк күтәрелде.
  • 2022 елның 10 июнендә Актанышта бер православ кешенең каберендәге тәре икенче мәртәбә кисеп ташланганнан соң район башлыгы, республиканың элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов вазифасыннан китәчәген белдерде.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгын шелтәләде, Энгел Фәттахов зираттагы бу хәлне "хулиганлык" дип атады, христиан динендә булган кешене Актанышка алып кайтып җирләгән туганнарыннан гафу үтенде.
  • Былтыр көз Башкортстанда кыяга куелган тәрене алып ташлаганнар иде, җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG