Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар телендә белем бирүче укытучыларга ярдәм грантының күләмен ике тапкырга киметкәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элек ул 200 мең сум иде, хәзер 100 мең сум гына бирәчәкләр.

Татарстанда татар телендә эшләүче укытучылар һәм галимнәргә ярдәм грантларының күләмен ике тапкырга киметәчәкләр. Бу хактагы карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

"10 грантның һәркайсы 100әр мең сум тәшкил итә", диелә яңартылган документта. Элек бу ярдәм 200 мең сум иде.

Татарстанда грант бәйгесен 2016 елдан үткәреп килделәр. Аны "Татарстан дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт програмы кысаларында оештырдылар. Акчалар Татарстан бюджетыннан бүленде. Бу бәйгедә татар телендә белем бирүче укытучылар һәм галимнәр катнаша алды.

Бәйге алты юнәлештә үткәрелә: татар теле, әдәбияты, фольклоры һәм сәнгате; Татарстан һәм татар халкы тарихы; мәгарифтә төбәк проблемнары; медицина, биология, экология, авыл хуҗалыгы фәннәре; математика, физика, химия, геология һәм география; машина төзелеше һәм төзелеш технологияләре, мәгълүмати технологияләр проблемнары.

Шул ук вакытта 5 июльдән Татарстанда Русиянең Украинага каршы сугышына контракт төзеп китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 500 мең сумга арттырдылар. Татарстан контракт төзегән өчен бирелгән акчаның күләме ягыннан беренче урында тора, монда контрактчылар 1,5 миллион сумга кадәр алырга мөмкин.

Моннан тыш, Татарстанда якыннарын сугышка барырга кыстый алганнарга да 100 әр мең сум бирәләр.

  • 11 июльдә Татарстан Дәүләт шурасында депутатлар татар теленең торышы, татар теленнән имтихан тапшыручыларның 7 генә кеше булуы, БДИның башка телләрдә тапшырылмавы, юкка чыккан милли мәгариф язмышы турында бәхәсләшеп алды.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
  • 2023 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан бердәм БРИны 8 укучы тапшырды. Быел аларның саны 7 булды.
  • 2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленгән. Бу узган елдан 5 урынга азрак.
  • Соңгы елларда татар теле белгечләрен әзерләү Казан югары уку йортларында кимегәннән кими. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG