Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тикшеренү: Русиядәге соңгы җанисәп нәтиҗәләренә сак карарга кирәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Халык санын алу саннарында “төгәлсезлек” һәм “каршылыклар” ачыкланган.

Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты 2021 елда узган Русия халык санын алуның сыйфаты турында тикшеренү үткәргән. Бу хакта институт хәбәр итә.

Фәнни мәкаләне социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова, Барселона университетының Социолингвистика һәм коммуникацияләр тикшеренү үзәге белгече Эктор Алос-и-Фонт әзерләгән.

Анда әйтелгәнчә, 2021 елда узган Русия җанисәбенең милләтләрне һәм телләрне исәпкә алу нәтиҗәләрендә "төгәлсезлек" һәм "каршылыклар" ачыкланган.

— Халык санын алу, узган җанисәпләргә караганда, күпкә дөрес булмаган сораштыру булып чыкты, шуңа күрә аның нәтиҗәләре белән фәнни-аналитик эш һәм дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру вакытында сак эш итү таләп ителә, — дигән нәтиҗәгә килгән галимнәр.

Русия җанисәп нәтиҗәләре милли-тел сорауларына җавап бирмәүчеләр санының кискен үсешен күрсәтте. Бу Австралия, Бөекбритания, Канадага караганда күпкә югарырак, дип әйтелә башка илләр белән чагыштырып.

Мисал өчен, соңгы 10 елда урыс телен белүчеләр саны 2,4 тапкырга кимегән. Мәкалә авторлары бу саннарга таянырга ярамый дип белдергән. 2010 елда Мәскәүдә халыкның 15,6% инглиз телен беләм дигән булса, 2020 елда андыйлар саны — 5,8% гына калган. Яңа телләр 10нан 45 данәгә арткан. Дагыстан теле — белгечләр өчен чишелмәс мәсьәлә булып тора, диелгән. Гамәлдә булмаган телләрнең исәпкә алынуын социологлар "абсурд" дип атаган.

Русиядә чит ил ватандашларының саны да "шик уята", диелгән. Мисал итеп Мари иле китерелә. Җанисәп вакытында республикада 339 Һиндстан вәкиле яши дип теркәлгән. Шул ук вакытта Мари илендәге медицина уку йортында гына да 1 800 һиндстан студенты укуы ачыкланган.

Белгечләр милләтләргә карата сайланма алым кулланылган дип язган. Кайбер милләтләрне аерым төркемнәргә бүлгәннәр, кайберләрен — юк. Мисал өчен каталоннарны һәм галисийларны испан милләте эченә кертеп караганнар.

2020 елда кешеләр басым астында үзләренең үзбилгеләнүләрен үзгәрткән очраклар булган. Әстерхан өлкәсендә татарларның бер өлешен нугай дип яздылар, дип белдергән социологлар.

Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды. Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.

Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.

Милләтләр саны нәтиҗәләренә килгәндә, Русиядә татарлар саны, 2010 белән чагыштырганда, 600 меңгә кимегән булып чыкты.

"17 млн кешенең (халыкның 13%!) милләте күрсәтелмәгән. Алар арасында кимендә 13,5 млны - урыс һәм кимендә 0,5 млны - татар", дип белдерде Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарның саны кимүендә төп дүрт сәбәпне атады. Беренче чиратта, кампания ковид шартларында, кешеләр өенә ят кешеләрне кертмәгән вакытка туры килде. Икенчедән, җанисәптә эшнең бик начар оештырылуы: Казанда фатирларга бик кереп йөрү булмады. Өченчедән, татарларның хакимият органнары вәкилләрен бик яратмавы һәм алардан ераграк торырга тырышуы. Дүртенче сәбәп — Башкортстандагы вазгыять. Галим җанисәп саннарына ышанмаска чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG